Алар көче белән 1,4 млн кв. м юл һәм 1,5 млн кв. м яшел зона тәртипкә китерелгән, шулай ук 9 мең куб метрдан артык калдык чыгарылган. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе»дә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.
Гомумшәһәр өмәсе Казанның бөтен районнарында узды. Чара кысасында шулай ук экологик агарту акцияләре, мастер-класслар оештырылган.
– Совет районында өмә яшел зоналарда, ермакларда, урман полосаларында, Киров һәм Мәскәү районнарында – яр буе территорияләрендә һәм сәнәгать зоналарында, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында микрорайоннар һәм спорт объектлары янындагы урыннарда үткәрелде. Моннан тыш, Вахитов һәм Идел буе районнарында өмә өчен мәйданчыкларны «Халык контроле»ндәге гаризалар нигезендә билгеләделәр, – дип сөйләде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров. Аның сүзләренчә, бер көн эчендә 9 мең куб метрдан артык чүп-чар җыеп чыгарылган, 14 рөхсәтсез чүплек бетерелгән. Шәһәр предприятиеләре 1,4 млн кв. м юлны һәм 1,5 млн кв. м яшел зонаны чистарткан. Быел ишегалларына аерым игътибар бирелгән: 1 мең 993 ишегалды тәртипкә китерелгән. Бу узган елгы белән чагыштырганда 400 гә диярлек күбрәк.
– Шәһәр халкы идарәче компанияләре белән берлектә җыештырды, контейнер мәйданчыкларын ремонтлады, агачлар һәм куаклар утыртты. Республика өмәсе өчен төп мәйданчык булган Урицкий паркында, шулай ук «Савиново» паркында 100 дән артык эрбет агачы утыртылды. Шәһәр халкына, предприятие хезмәткәрләренә яраткан шәһәребезне җыештыруда ярдәм иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Без бергәләп чүп-чар җыеп кына калмадык, шәһәребезне үзебез өчен матурладык, – диде комитет рәисе.
Казан мэры Илсур Метшин да бүген рәхмәт сүзләрен кызганмады.
– Нәтиҗәне күрү бик күңелле. Без чиста шәһәр белән горурланырга күнеккән. Калага бик күп кунаклар килә. Алар беренче чиратта чисталыкка игътибар итә. Шуңа күрә безгә үз йөзебезне югалтырга ярамый. Өмәгә чыккан, чисталыкка сак караган, чүп-чарны теләсә кая ташламаган һәм балаларны башкаларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга кирәклеген аңлатып тәрбияләгән һәркемгә тагын бер кат рәхмәт. Бергәләп без шәһәребезне уңайлырак, төзегрәк һәм чистарак итәбез, – диде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез: гомумшәһәр өмәсе 1 апрельдә Казанда башланган санитар чистарту һәм территорияләрне төзекләндерү икеайлыгы кысасында узды. Бу вакыт эчендә шәһәрдә 17 млн кв. метрдан артык юл чистартылган, 4 мең ишегалды җыештырылган, 63 км койма, шулай ук 959 тукталыш павильоны, 21 меңләп юл билгесе һәм 4 меңнән артык тышкы яктырту терәкләре чистартылган.
Альберт Шәйнуров билгеләп узганча, гадәттәгечә сулыкларның яр буе зоналарына, шәһәр урман полосаларына, парк һәм скверларны чистартуга басым ясалган. Шуны да әйтергә кирәк: гомумшәһәр өмәсе алдыннан шәһәр территорияләрен төзекләндерү һәм чистарту буенча иҗтимагый оешмалар һәм мәгариф учреждениеләре катнашында чаралар уздырылды. Эш әле моның белән генә төгәлләнми. Бу атнада шулай ук елга техникумы һәм төзелеш көллияте студентлары көче белән Несмелов һәм Липатов урамнарында кичүләрне чистартачаклар. Моннан тыш, Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм «Игелекле Казан» оешмасы карамагындагылар катнашында Ташаяк урамындагы кичүне тәртипкә китерәчәкләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез