Газетага язылу

«Бала туган саен, бәрәкәт артып торды»

Итәк тутырып бала үстерүче әти-әниләр сүзе бу. Бәхетле тормышның ни икәнен яхшы белә алар. Ишле гаиләләрдә туганлык җепләре дә саклана, өлкәннәргә хөрмәт тә тәрбияләнә. «ВТ» журналисты шушы көннәрдә «Ана даны» медаленә лаек булган әниләр белән сөйләште.

«Бала туган саен, бәрәкәт артып торды»

«Тәүфыйгына ияреп, бәхет йөри»

Актанышта яшәүче Рәзифә Әмирханова ире Руслан белән биш бала үстерә. Иң олы кызларына – 20, игезәк малайларга 5 яшь. «Һәр бала үз ризыгы белән туа» дигән гыйбарәне 45 яшьлек Рәзифә дә кире какмый.

– Ирем белән икебез дә Актанышныкылар. Ә танышуыбыз Казанда булды. Ул вакытта ирем Руслан укытучы булып эшли, ә мин бухгалтер идем. 24 яшебездә гаилә кордык. Казанга килгәч, янәдән яшьлеккә кайткандай булабыз, студент еллары искә төшә. Инде хәзер ике кызыбыз башкалада белем ала, – дип искә ала Рәзифә. – Өченчебез Азизә – әлегә мәктәп баласы. Игезәк улларыбызга 5 яшь. Өч кыздан соң бер малай алып кайтыйк дип уйлаган идек, Аллаһы Тәгалә безгә Тимур янына Самирны да биреп кайтарды. Ирем ягыннан әбиебезнең дә игезәк балалары булган. Без моны могҗиза дип кабул иттек.

Рәзифә белән Руслан баштарак төп йортта яшәгәннәр. Ә аннары үзләре өй җиткереп, башка чыкканнар.

– Бала туган саен, гаиләнең бәрәкәте артып торды. Җиңел булмаса да, үзебез тапканны үзебез багарга тырыштык. Алып кайту – бер хәл, балаларны укытырга, кеше итәргә кирәк, – ди Рәзифә. – Шөкер, ирем ышанычлы һәм җаваплы булды. Мин бу балаларны бары тик аңа ышанып кына таптым. Аллаһы Тәгалә дә безне ташламады. Көтмәгән җирдән ризык килеп торды, юллар ачылды. Кызларны ничекләр Казанда укытырбыз, диешкән идек. Укырга да керделәр, әле эшләп тә йөриләр. Хәзер бит тырышкан кешегә эше дә бар. Әйе, дөньяга карашлары бөтенләй башка аларның. Яшьләргә иярергә, алар белән бер дулкында булырга туры килә. Менә шул вакытта уртак телне тиз табасың. Тәртипле булу да бик кирәк. Тәүфыйклы кешегә бәхет үзе ияреп йөри ул. Балага дөрес тәрбия бирәсең икән, алар йөзгә кызыллык китерми. Әти-әнинең төп эше – вакыт табып, бала белән сөйләшү, аны аңлау, аны ишетү. Ике арада җылылык булса, бала сиңа начар була алмый.

«Ана даны» медале алачакларын бездән белде Әмирхановлар. Хәзер инде бүләк тапшыру тантанасын көтәләр.

«Иремә рәхмәт»

Әлмәт районының Яңа Нәдер авылында яшәүче алты бала әнисе Эльмира Бигилдина тумышы белән Чиләбедән. Әлмәткә укырга дип килә ул. Нефтьчеләр башкаласында булачак ире көтеп торган икән: 23 яшендә Яңа Нәдер егетенә кияүгә чыга.

– Рамил бик акыллы, өйләнешкәндә дин юлына баскан кеше иде инде. Миңа шундый ир насыйп булган. Гаилә корганда, икебезнең дә диндә булуыбыз тормышыбызны җиңеләйтте генә. Без аны беркайчан да катлауландырмадык. Дин кушканча яшәгәч, өйдә тавыш та чыкмады, хәтта ирем белән бәхәсләшмәдек тә. Бездә һәркем үзенең вазыйфасын белеп яши, – дип сөйли Эльмира. – Шөкер, алты балабыз туды. Иң олысына – 19, кечесенә 3 яшь. Эне-сеңелләрен карашырга олы кызым Адилә бик ярдәм итте. Уң кулыбыз булды. Иремнең ярдәме күп тиде. Бөтен эшне бергәләп эшләдек. Мин дә ишле гаиләдә үстем. Әмма кияүгә чыкканда, алты бала табармын дип күз алдына да китермәдем. Ә сөенечебез арта гына торды. Беренчесен кулга алгандагы хисләрне әйтеп аңлатырлык түгел. Ул чакта яшь булсак та, әти-әни булу хисләреннән нишләргә белмәдек. Балаларның һәркайсын яратып көтеп алдык. Олыраклары әзрәк үсүгә, нәни сабый сөясе килде. Әнә шулай итеп, алтыны алып кайттык та инде. Сабыйларга бер әни белән бер әти тәрбия бирсә дә, һәркайсының холкы үзенчә. Юкса бөтенесенә бер үк төрле ярату, игътибар бирәбез. Һәрвакыт бергә булырга тырышабыз: эше дә бергә, ашы да.

Эльмира үзен бик бәхетле хатын дип саный. Кочагына сарылып, «яратам» дип торучы сабыйлары бар. Ә ире Рамил һәрчак янында.

– Иремә рәхмәт. Ул әдәпле кеше булмаса, моның кадәр бала алып кайтып булмый. Никадәр генә сабый сөясең килсә дә, берни эшли алмыйсың. Мин гомерем буе аңа ышанып яшәдем. Киләчәктә тә бергә атларга насыйп булсын. Балаларыбызны аякка бастырырлык сәламәтлегебез булып, алга таба аларның уңышларына сөенеп яшәсәк иде, – ди Эльмира.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре