Аеруча көннәр җылытып, ямьле җәйләргә озак калмаган бер мәлдә, матурлык салоннары биттәге җыерчыклардан котылырга, төзәнергә-ясанырга теләүчеләр белән шыплап тула. Әмма матурлыкны саклауга, гомерне озайтуга ярдәм итәрдәй берничә файдалы гадәтне булдырганда, кыйммәтле салоннарның әллә ни кирәге чыкмаска да мөмкин, ди белгечләр. Аларның киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Дөрес тукланыгыз. Гади, табигый, аз эшкәртелгән ризыкларга өстенлек бирегез. Яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләрдән өзелмәгез: алар витаминнар, антиоксидант һәм клетчаткага бай. Күбрәк балык, йомырка, чикләвек, көнбагыш ашагыз: файдалы майлары тән тиресен бик озак шома килеш саклауга ярдәм итә.
Зарарлы ризыклардан баш тартыгыз. Кәнфит-торт ише тәм-томның, татлы эчемлек, фастфуд, ярымфабрикат, ысланган ит, колбасаның организмга зыян салуын онытмагыз. Аларда шикәр һәм крахмал (тән тиресен шәлперәйтә), тоз (организмда суны тоткарлый), шулай ук синтетик тәмләткечләр, консервантлар, буяулар (барысы да – картаюны тизләтә торган токсиннар) күп.
Күбрәк хәрәкәтләнегез. Иртән гимнастика ясарга иренмәгез. Җәен велосипедка утырыгыз, кышын чаңгыга басыгыз, күбрәк җәяү йөрергә тырышыгыз. Атнасына 2–3 сәгать вакытны физик активлыкка багышлагыз. Буй-сынның төзлеге, тән тиресенең тиз җыерчыкланмавы өчен кирәк бу.
Табигать кочагына ешрак чыгыгыз. Әйтик, урман һавасы тән күзәнәкләрен кислород белән баетып кына калмыйча, рухи көч тә өсти.
Сәламәтлеккә игътибарлырак булыгыз. Һәр ел саен диспансеризация, профилактик тикшеренүләр узыгыз. Гәүдә авырлыгының, кан басымы, кандагы шикәр һәм холестеринның нормадан тайпылу-тайпылмавына игътибарлы булыгыз. Кирәк вакытта прививка ясатыгыз. 40 яшьтән соң маммография үтүнең мөһимлеген онытмагыз.
Буш вакытыгызда театр, күргәзмә, төрле чараларга йөрегез. Күңелегезгә хуш килгән шөгыль табыгыз. Мөмкинлеккә карап, сәяхәт итегез. Күзләрегездә илһамлану очкынын, рухи халәтне күтәренкелектә саклап калу өчен шулай кирәк.
Елмаегыз! Эчкерсез елмаю хатын-кызны бик нык бизи. Тирәгездәгеләрнең юк-бар кимчелекләрен күреп, кәефләрен төшермәгез. Киресенчә, ничек тә мактарга тырышыгыз. Үзегезне мактаганга да оялмагыз.
Зарарлы гадәтләргә каршы көрәшегез. Биредә сүз эчү-тарту турында гына бармый. Мәсәлән, смартфон экранына озак төбәлеп утыру күз һәм баш сөяге эчендәге басымны күтәрә, нерв киеренкелегенә, алҗыганлыкка китерә. Социаль челтәрләрдә утыру вакытын тәүлегенә 2 сәгатьтән арттырмагыз. Йокыга ятарга 2 сәгать кала бернинди электрон гаджетка да үрелмәгез.
Шушы киңәшләрне тотканда, табигать бүләк иткән матурлыкны бик озак саклау мөмкинлеге бермә-бер артачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез