Газетага язылу

Мәндәй Әлмәндәренең тормыш дәресе

Гомер буе намус белән хезмәт итеп, авырлыклар алдында сынмыйча, кешеләргә игелек кылып, тормышның кадерен белеп яшәгән кешеләр һәрчак соклану уята. 90 яшен түгәрәкләгән Җәүдәт ага Латыйпов – шундый шәхесләрнең берсе.

Мәндәй Әлмәндәренең тормыш дәресе
Шәхси архивтан

Карап торуга, аңа бирелгән елларны һич кенә дә чамаларлык түгел. Сөбханалла, күзләр генә тимәсен: төз гәүдә, аек акыл, үткен караш, елмаеп торган йөз. Әмма бу елмаю артында авыр балачак, югалтулар, тырыш хезмәт белән үрелгән гомер юлы ята.

Җәүдәт ага 1936 елның язында Азнакай районы Мәндәй авылында туа. Балачак еллары дәһшәтле сугыш чорына туры килә. Җиде класс белем алу – ул чор өчен зур бәхет. Күпләр укуын ташларга мәҗбүр булганда, мәктәптә укуны Җәүдәт ага үзе дә зур казаныш дип саный.

– Юклык, хәерчелек, ачлык үзәкләргә үтте. Күпләр мәктәпне ташларга мәҗбүр булды, – дип искә ала авыл агае.

Әтисе яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Гаиләдәге бөтен авырлык ана белән ике бала җилкәсенә төшә. Җәүдәт тә хезмәт арбасына бик иртә җигелә. Ул вакытта «бу минем эш түгел» дигән сүз юк, нинди эш бар, шуны башкаралар. Тугыз яшеннән үк колхоз эшендә катнашып, терлеген дә карый, көтүен дә көтә, урман да кисә.

Авылдашлары арасында гаделлеге, тырышлыгы белән аерылып торган егетне 19 яшьтә хәтта Казан шәһәрендә узган алдынгылар слетына да җибәрәләр. Ул чор өчен бу зур дәрәҗә һәм ышаныч билгесе була.

Кеше тормышының яме – гаиләдә. Җәүдәт ага да бәхетен сыйныфташы Рәзинә апа белән бергә үрә. Алар 1963 елда гаилә коралар. Ике уңган кеше бергә кушылгач, тормыш та акрынлап җайга салына, зур тырышлык белән йорт җиткереп керәләр.

– Ике кулның ун бармагы белән тырмаштык, – ди Җәүдәт ага. Бу сүзләрдә аның бөтен тормыш юлы чагыла.

Латыйповлар гаиләсендә биш бала үсә: Илдус, Рәмзия, Хәмдия, Ильяс, Миңнеяр. Үзләре күргән авырлыкларны балалар күрмәсен дип, ата-ана аларга белем бирергә тырыша. Һәм бу тырышлык бушка китми: барысы да югары белем ала, тормышта үз урыннарын табып, укытучы, инженер, җитәкче булып эшлиләр. Улларының өчесе дә туган авылларында төпләнеп кала.

Бүген Җәүдәт ага – зур нәселнең аксакалы. Аның өчен иң зур байлык – балалары, оныклары, оныкчыклары. Аларның шатлыкларын уртаклашып, уңышларына сөенеп яши ул. Бүген Мәндәй Әлмәндәре төп нигездә төпчек улының гаиләсе тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.

Нәкъ Җәүдәт ага кебекләр турында, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Якын-тирә авылларда аның кулы тимәгән йорт-капка юк диярлек. Ул – балта остасы да, мич чыгаручы да, тал чыбыгыннан кәрзиннәр үрүче дә...

Ул бүген дә тик утырмый, гел хәрәкәттә. Балачактан килгән осталыгын да онытмый: матур кәрзиннәр үрә, гармунын кулыннан төшерми. Ә җомга көннәрендә мәчет манарасыннан яңгыраган азан авыл өстенә моң булып тарала.

Беркайчан беркемнең гозерен кире какмыйча, һәркемгә ярдәм кулы сузып гомер иткән Җәүдәт ага авыл халкының хөрмәтен тоеп яши. Аның гомере – үзе бер дәрес, үзе бер китап. Һәм шул китапның һәр бите безгә бер үк хакыйкатьне искәртә: кеше бәхете – хезмәттә, гаиләдә, һәм кешеләргә кылган игелектә.

Таңсылу Саниева

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре