Газетага язылу

«Яңадан бергә тормыш башлар идек»

Актанышта озак еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр. Алар арасында 60 ел бергә гомер итүче Зинфира белән Әбугали Муллагалиевлар да бар. Әлеге пар – гаилә ныклыгының, сабырлык һәм бер-береңә хөрмәтнең ачык үрнәге. Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева бу үрнәк гаиләнең төзелү тарихы, уңышлары, балалары, оныклары турында сөйләп сокландырды.

«Яңадан бергә тормыш башлар идек»
Шәхси архивтан

Әбугали һәм Зинфира 1966 елның 5 апрелендә гаилә корып, бер-берсенә терәк-таяныч булып, озын һәм күркәм тормыш юлына аяк басалар.

Әбугали абыйның хезмәт юлы тулысынча «Татарстан» колхозына бәйле. Ул лаеклы ялга чыкканчы шунда баш бухгалтер вазыйфасын башкара. Намуслы хезмәте өчен бик күп грамоталар, дипломнар һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. 1998 елда аңа «Татарстанның атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем бирелә.

Зинфира апа да гомерен хезмәткә багышлаган. 1966 елдан бирле ул Зөбәер авылында яши. Хезмәт юлын почта өлкәсендә башлап, лаеклы ялга чыкканчы Зөбәер почта бүлекчәсендә җитәкче булып эшли. Аның да тырыш хезмәте күпсанлы грамоталар, дипломнар һәм мактау кәгазьләре белән бәяләнә.

Әлеге күркәм гаилә биш бала тәрбияләп үстерә, аларга яхшы тәрбия, ныклы белем биреп, тормыш юлына чыгара.

Уллары Илфак гаиләсе белән Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яши, МЧСта өлкән инспектор булып эшли, өч бала үстерә. Кызлары Ильфира Казан шәһәрендә гомер итә, склад мөдире булып хезмәт куя, бер кызы бар. Ләйсән Чаллы шәһәрендә яши, участок мастеры булып эшли, өч бала тәрбияли. Әлфия Казанда гомер итә, өлкән шәфкать туташы булып хезмәт итә, бер бала үстерә. Ә төпчек кызлары Лилия – Татарстанның атказанган артисты, халкыбызның яраткан җырчысы, ул да гаиләсе белән Казанда яши һәм дүрт бала тәрбияли.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Муллагалиевлар гаиләсенә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул аларның лаеклы тәрбия биреп, илебезгә һәм республикабызга танылган, хөрмәтле шәхесләр үстерүләрен аерым билгеләп үтте.

– Кадерле, хөрмәтле юбилярларыбыз! Сезне чын күңелдән шушы матур бәйрәм белән котлыйбыз. Бу – чыннан да зур бәйрәм, чөнки 60 ел гомер итү ул – олы бер тормыш юлы. Бу еллар эчендә нинди генә авырлыклар, нинди генә сынаулар үтелмәгәндер. «Әгәр яңадан яшәргә туры килсә, тормышыгызны ничек корыр идегез?» – дип бер сорау биргәч, сезнең кебек өлкәннәребез: «Мин үз гомеремне ничек яшәгәнмен, шулай ук яшәр идем», – дип җавап биргән. «Ни өчен?» – дигәч, «Мин күргән авырлыкларны башкалар күрмәсен, мин абынган ташларга башкалар абынмасын иде», – дип әйткән күпне күргән, күпне кичергән затларыбыз, – диде ул.

Ләйсән Газизова

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре