Газетага язылу

Бар җирдә дә бер бәя: «ВТ» журналисты базардан җиләк-җимеш бәяләрен барлады

Шәһәр халкы бүген бар эшен онытып туган ягына – Сабантуйга ашкына. Эш урынында утырсак та, күңелебез белән күптән авыл юлында инде без. Шуңа күрә мин дә «әбәд»не дә ашамый, базарга юл тоттым.

Бар җирдә дә бер бәя: «ВТ» журналисты базардан җиләк-җимеш бәяләрен барлады

Максатым күчтәнәчкә җиләк-җимеш алу иде. Ләкин базарга кереп, җиләкләрнең бәясен күргәч, әзрәк кәеф кырылды анысы. Шуңа күрә сезне дә базардагы бәяләр белән таныштырырга булдым.

Мәскәү базарына керүгә, андагы җиләкләрнең төрлелегеннән бер баш әйләнсә, бәяләрне күргәч, гомумән телсез калдым, дисәм дә, дөрес булыр. Үзбәкстаннан кайткан төче чиянең 100 граммы – 150–200, бакча җиләгенең килограммы – 800 сум. «Күрәселәр бар икән», – дип аптырап торганда, Кыргызстаннан килгән Айшә Перудан кайтарылган күк җиләкне мактарга тотынды. Аның сүзләренчә, иң тәмле күк җиләге нәкъ менә шушы илдә үскәне икән.

– Килограммы бары тик 2 мең сум гына тора. 1700 сумлыгы да бар, ләкин анысы ваграк, – диде ул. Әлегә сезон башланмаганга алар Перудан китерелгән җиләк белән сәүдә итәләр икән.

– Базада Кытай җиләкләре дә бар, аларның сыйфаты аксый. Без барлык җиләкне лаборатория аша тикшертеп, сатуга куярга тиеш, шуңа да сыйфатлы җиләк-җимешкә өстенлек бирәбез, – дип серне ачты кыз.

Сәүдә рәтләрендә матур итеп тезелеп торган төче чиягә дә күз төште. 100 граммы – 150 сум. Айшә аңлатуынча, яз айларында алар Чилидан кайтарылган төче чия белән сәүдә иткән. Хәзер инде Үзбәкстанныкына өстенлек бирә башлаганнар.

– Чилидан китерелгән төче чия бик эре, тәме дә баллы, килограммын 2500–3000 сумнан саттык. Хәзер инде Үзбәкстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан җиләкләренә күчәбез. Килограммын 1500 дип куйдык. Бик үтенеп сораучыларга 1200 сумнан да сатып җибәрәм. Җәй урталарына бәяләр төшәр дип көтәбез, үткән елда төче чияне 600 сумга да саткан вакытлар булды, – дип искә ала кыргыз кызы.

«Арзанрак кирәк булса, миндә бар», – дип сүзгә кушылды янәшәдә сәүдә итүче Әхмәт. Ул Кубаньнан китерелгән төче чиянең килограммын 800–700 сумнан сата икән.

– Кырымнан кайтарылганга караганда Кубаньда үскән төче чия сусыл һәм баллырак. Ләкин аны саклау бик авыр, тиз бозыла башлый. Кырымның «Кара принц» сорты тәмле, кыяфәте дә бик матур. Саклау ягыннан Азәрбайҗаннан кайтарылганы уңайлы, чөнки тиз генә череми, – ди Әхмәт.

Бакча җиләген авыз итеп карыйсы килү теләге көчле булганга җиләккә үрелдем. Килограммы 800 сум дип язылган. Айшә сөйләвенчә, хәзер алар Азәрбайҗан һәм Кырымнан китерелгән бакча җиләге белән сәүдә итә. «Бүген сәүдә яхшы бара, авылга кайтабыз, дип алалар. Берничә сәгать эчендә 3 тартма бакча җиләге сатарга өлгердем», – дип куанычын белдерде ул.

Сатуда кура җиләген күреп, башта аптырашта калдым, нәрсә дисәң дә җәйгә аяк басканга берничә көн генә бит әле. Шуннан әбиемнең: «Базарда әтиең белән әниеңнән башка бар әйбер дә бар», – дип кабатлый торган сүзләре искә төште. Чыннан да, биредә җаның нинди җиләк тели, шуны алырга була, акча янчыгың гына калын булсын. Ә Кырымнан китерелгән кура җиләгенең бәясе шактый «тешли» торган булып чыкты, килограммы – 4500 сум.

Без кечкенә чакта бары тик август ахыры–сентябрь башында гына авыз итә торган карбызларны хәзер кибет киштәләрендә ел әйләнәсе күрергә була. Базарда рәт-рәт тезелеп торган карбызларның каян китерелүе белән кызыксындым. Татлы карбызларны Ираннан китерәләр икән. Килограммы – 180–200  сум. Кавын исә – Кытайныкы.

– Бик баллы кавыннар. Бер тапкыр алган кеше кабат килеп сорый. Килограммы – 450 сум. Июль урталарына кадәр Иран карбызлары белән сәүдә итәбез, шуннан үзебезнеке өлгерә, Краснодардан кайта башлый, – ди Айшә.

Кыргыз кызы: «Бар җирдә дә бер бәя инде», – дип матур сөйләсә дә, базар читендә җиләк-җимеш белән сәүдә итүче Үзбәкстаннан килгән егетләр янына барып бәяләрне чагыштырып карарга булдым. Үзбәкстанда үскән карбызның килограммы биредә 120 сум булып чыкты, төче чия исә 700 сум тора иде.

Сатып алучыларның берсе: «Җиләкләрне арзанрак аласыгыз килсә, Колхоз базарына барыгыз», – дип тә киңәш бирде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре