Ул икенче тапкыр оештырыла. Анда килергә теләүчеләрне чиләкләп койган яңгыр да куркытмады. «Туган авылым» комплексында әти-әниләр, балалар шактый җыелган иде. Монда һәркем үз күңеленә хуш килгән шөгыльне таба алды. Оештыручылар кул эшләнмәләре, микробиология буенча остаханәләр, чәкчәк пешерү буенча мастер-класс, өлкәннәргә квизмафия уенын тәкъдим итте. Профориентация буенча комикслар ясарга, психолог Чулпан Гарәфиеваның «Альфалар һәм зумерлар» турындагы лекциясен тыңларга да мөмкин булды.
Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренә караганда, «Алмаш гаилә» җыенында иң мөһиме аралашу татар телендә алып барылырга тиеш. Әлеге проектның идея авторы – үзе дә өч бала әнисе Айсылу Лерон. «Алмаш гаилә» җыенының максаты да татар телен белгән, татар рухында яшәүче гаиләләрне берләштерү. «Безнең балалар, үсмерләр өчен өстәмә белем бирү үзәге оештыру хыялыбыз бар. Бу җыен – менә шул хыялның бер кыйпылчыгы. Татар мохитле, тәрбия бирә торган андый үзәк Казанда кайчан да булса булыр дип уйлыйм. Узган ел проект «Московский» мәдәният үзәгендә үткән иде. Быел «Туган авылым» комплексында оештырырга булдык. Идеяне Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия дә хуплады», – дип белдерде Гүзәл Сәгыйтова.

Остаханәләр дә, мастер-класслар да катнашучылар белән гөрләп торды. Айзирә Хәйруллина чарага кызы Сафинә, улы Альмир белән килгән. Кызы белән бергәләп чәкчәк пешерергә өйрәнделәр. «Өйдә өчпочмак, кыстыбыйлар әзерлибез. Ләкин беркайчан да чәкчәк пешергәнем юк иде. Бик сөендем, бүген өйрәнеп китәбез. Милли ризыкларыбызны әзерләргә өйрәтә торган мондый чаралар бик кирәк. Балалар аралашып, барысын да белеп үсәргә тиеш», – дип үз фикерләре белән бүлеште Айзирә Хәйруллина.

Әминә Шәмсетдинова 2 нче номерлы татар гимназиясендә укый. Икенче сыйныфны тәмамлаган. Җыенга әнисе белән килгән. Остаханәдә читек бизәргә өйрәнде. «Әлегә милли читегем юк, калфагым гына бар. Матур читек тә кияр идем», – ди Әминә.

Милли алкалар, калфаклар, киемнәр җитештерүче оста куллы һөнәрче Лилия Гәрәева җыенда остаз буларак катнаша. Балаларны татар сөлгеләрендәге орнаментларны кулланып коллаж ясарга өйрәтте. Остаханәдә катнашучылар арасында татар бизәкләре белән әле беренче генә танышучылар да бар. Иң мөһиме аларга бу кызык һәм аны теләп эшлиләр.
«Алмаш гаилә» җыены татар балаларын төрле яклап үстерергә, милли юнәлешкә кызыксыну уятырга ярдәм итә. Әти-әниләргә дә үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге туды. Шуңа дә әлеге проект дәвамлы булырга тиеш.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез