Газетага язылу

Алмаз хәзрәт Мөхлисов: «Аллаһыны бабайга тиңләргә ярамый»

«Аллага шөкер, бар эшем уңды», – дигән берәүгә, икенчесе: «Кем хатыны ул – Алла? Минем дә башларга куркып торган эшем бар, булышмасмы икән?» – дигән.

Алмаз хәзрәт Мөхлисов: «Аллаһыны бабайга тиңләргә ярамый»

Әнә шулай бүген без Аллаһы Тәгаләне «Ходай», «Тәңре», «Алла» дип атыйбыз. Коръәндә Аның 99 исеме телгә алына инде югыйсә. Ә «Аллага шөкер», «Аллага тапшырдык», «Йә, Ходам» дию динебездә тыелган гамәлме? Әнә шул сорауга ачыклык кертер өчен, «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән әңгәмә кордык.

– Алмаз хәзрәт, Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме бар. Ни өчен аларның саны 100 гә тулмаган?

– Коръәндә Аллаһы Тәгаләнең 99 күркәм исеме телгә алына. Исемнәрнең һәркайсы аерым мәгънәгә ия. Мисалга, Әл-Газиз – куәтле, Әл-Галим – барын белүче, Әл-Хәлим – тыныч дигән мәгънәдә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһының 99 исеме бар: йөзгә берәү җитми. Кем аларны әйтеп чыга, шул Җәннәткә керә. Ул – бер һәм так санны ярата», – дигән.

– Балага Аллаһының исемнәрен кушарга ярамый, диләр. Ни өчен шулай?

– Аллаһыга тиңдәшлек кылынмасын өчен, балага Аллаһы исемен кушарга ярамый. Мәсәлән, Аллаһының күркәм исеме – Рахман (Рәхимле) белән атарга түгел, ә Габдрахман дип атарга кирәк, ягъни «габд» кушымчасын өстәргә. Габд – кол дигәнне аңлата. Габдрахман – Рахманның колы дигәнне белдерә. Моннан тыш ислам диненә каршы көрәшүе яки бозык гамәлләр кылуы белән танылган адәмнәрнең исемнәрен яки башка дин әһелләренә хас булган исемнәрне әти-әниләр балаларына кушарга тиеш түгел. Андый исемнәр баланың күңелендә үсеп җиткәч шул кешеләргә охшау яки шул диннәргә иярү теләге уятырга мөмкин. Әгәр дә бер кеше баласына шундый исем кушса, аның үз милләтенә һәм диненә карата хөрмәте һәм мәхәббәте юк дигән сүз. Ул бу гамәле белән башка халыкларның һәм диннәрнең гадәтләрен өстен күргән була.

– Аллаһының 99 исеме булса да, Ходай, Тәңре диючеләр шактый.

– Аллаһыга «Ходай» дип әйтмәгез, дигән тыюлар юк. Алай дип әйтү гаеп эш түгел. Тарихка күз салсак, Тәңре, Ходай дигәннәре элек үк кулланылган. Габдулла Тукай иҗатында да «Аллаһы» гына түгел, ә нәкъ менә «Ходам» дигән сүз урын алган. Раббыбызның иң бөек исеме – Аллаһы. Аны Аллаһ, Аллаһы Тәгалә, Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә дип искә алу хәерлерәк. Тик «Ходай» диюче дә гөнаһ кыла, дип нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Әгәр дә без Ходай, Хак Тәгалә, Тәңребез дигәндә, Аллаһны күз алдында тотып әйтәбез икән, зыян булмас.

– Аллаһы Тәгалә Коръәндә моңа берәр дәлил китерәме?

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Аллаһы Тәгаләнең яхшы, күркәм исемнәре бар, шуның белән сорагыз», – дигән. Күркәм исемнәр белән Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итегез, дигән мәгънәдә бу.

– Аллаһы Тәгаләнең безгә мәгълүм булмаган исемнәре дә бар, дип ишеткәнем бар.

– Бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр берәрегезгә кайгы килсә, түбәндәге доганы укысын: «Йә, Аллаһ! Мин – Синең колың. Минем җаным Синең кулыңда. Синең теләгең миндә булды, Синең тәкъдирең белән канәгатьмен. Йә, Аллаһы! Мин синең барлык исемнәрең, алар арасыннан Үзеңне атаганнар, Китабыңдагы иңгән исемнәр, берәр мәхлукны өйрәткән исемнәр яки беркемне дә өйрәтмичә, Үзеңдә саклаган исемнәр белән сорыйм, Коръәнне җанымның бакчасы, нуры, кайгымны алучы итеп кыл», – дигән. Шушы – Аллаһының исемнәре тагын да күбрәк булуына дәлил. Аллаһының исемнәре туксан тугыздан артып китә, диләр. Тагын бер хәдисендә: «Мин Сине үз исемнәрең яки бездән яшереп калдырган исемнәрең белән мактап бетерә алмыйм», – диелә. Димәк, Аның кайбер исемнәре безгә күрсәтелгән, кайберләре юк. Шуның өчен Аның исемнәрен кем табып саный, шул савапка ия була. Безнең бурычыбыз исә туксан тугыз исемне табып санарга тырышу. Шуңа да Аллаһы дигән бөек сүзне белә торып, Тәңрем яки Ходам дип мөрәҗәгать итү дөрес булмас, аның үз исеме белән дәшү хәерлерәк булыр.

– Алла бирса, Аллага тапшырдык, дип сөйләшүчеләр дә хата ясыймы?

– Иң дөресе – Аллаһы теләсә, чөнки һәр нәрсә дә бары тик Аллаһы Тәгалә теләге белән генә башкарыла. Аның кодрәтеннән башка бу галәмдә берни булмас, хәтта агачтан яфрак та өзелеп төшмәс. Иң яхшысы, әлбәттә, «иншәАллаһ» дию. Нинди дә булса эшкә ниятләгәндә, сүзнең башында шул булса, бу эштә бәрәкәт тә, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме дә булачак.

Аллаһка шөкер, «әлхәмдүлилләһ» дию. Һәр хәлебездә, һәр халәтебездә шушы сүзне Раббыбызга шөкер һәм мактау хисләрен бөтен йөрәгебездән кичереп, ихласлык белән әйтергә өйрәнү дә яхшы гамәлләрдән булыр.

– Балаларга Аллаһы Тәгалә турында сөйләгәндә, еш кына: «Алла бабай безне өстән карап тора», – дибез. Бу да дөрес түгелме?

– Аллаһы Тәгаләне «Алла бабай» дип әйтү бик үк дөрес булмас, әлбәттә. Аны бабайга тиңләргә ярамый. Бабай дигәч, күз алдына ак сакаллы карт килеп баса бит. Ә Аллаһы беркемгә дә охшамаган. Коръәндә дә моңа ишарә ясала: Аның нинди икәнен күз алдына китерү – гөнаһ. Шуңа да балаларга да Раббыбыз, Аллаһы дип өйрәтү дөрес булыр.

Аллаһы Тәгаләгә карата булган әдәпләр

Айсылу Юлдашева, «Сәлах» мәчете мөгаллимәсе:

1. Аллаһы дип сөйләшкәндә, язганда «һ» хәрефен төшереп калдырмыйча сөйләшү, язу тиешле. Бигрәк тә СМС-хәбәрләр юллаганда бу мөһим. Телефоннарында татар хәрефләре булмаучылар «һ» урынына рус хәрефе «х»ны яза ала. Ә кайберләр бөтенләй дә инглиз хәрефләре арасыннан «һ» авазын сайлап куллана икән.

2. Аллаһы сүзе – иң олуг сүз. Никадәр генә ашыксак та, Раббыбыз исемен кечкенә хәрефтән язудан сакланыйк. Бу – Раббыбызга карата булган әдәп. Әгәр вакытыбыз булмаса, ашыксак, «Аллаһы боерса», «Аллаһка тапшырдым» кебек сүзләрне телдән генә әйтеп, СМС-хәбәрләрдә аны язмый калдырырга мөмкин. Ә инде шул рәвешле тутырып язсак, әңгәмәдәшебезгә дә Раббыбызның олуглыгы хакында искә төшереп үткән булабыз.

3. Әлбәттә, бәдрәф, мунча ише урыннарда Аллаһ сүзе телгә алынырга тиеш түгел. Без моны махсус эшләмәскә мөмкин, билгеле. «Аллаһы боерса» кебек сүзләр үзләреннән-үзе телдән чыгып китәргә мөмкин. Шуңа да бәдрәфкә, мунчага керү әдәбе буенча, анда сөйләшмәскә тырышу хәерлерәк.

4. Газета-журнал, китап битләрендә нәшер итүчеләр «Газетада Аллаһы Тәгаләнең исемнәре искә алынганлыктан, басмага игътибарлы булуыгыз сорала» дип яза. Бу мөрәҗәгать – укучыларга. Яздырып, сатып алган яки кемдер биргән газета битләренә игътибарлы булсак иде. Аллаһы Тәгалә һәм динебез ислам хакындагы язмалар вәгазь, нәсыйхәт буларак языла. Аларны укыгач та, газетаны тиешле урынга алып куярга кирәк.

Белеп тор!

«Әл-Хәшер» сүрәсенең 22–24 нче аятьләрендә Аллаһы Тәгаләнең әлеге исемнәре искә алына: «Ул – [һәрнәрсәнең] Хуҗасы, Кимчелексез, [Үзе барлыкка китергәннәргә] Иминлек һәм тынычлык бирүче, [Үзенең тугрылыклы колларына] Ышаныч һәм иминлек бирүче, Үзенә буйсындыручы, Бөек [Җиңелмәс], [Көч-куәткә ия, бар нәрсә белән дә] Идарә итүче, Чын бөеклеккә бердәнбер ия булучы. Аллаһы аларның ширек кылган нәрсәсеннән [соң дәрәҗәдә пакь һәм] ерак. Ул Аллаһы – [һәрнәрсәне бер хикмәт белән] Барлыкка китерүче, [кимчелекләрсез] Бар итүче, [бар нәрсәгә] калып, рәвеш бирүче. Иң күркәм [мәгънәләрне белдергән] исемнәр дә – Аныкы. Күкләрдә һәм җирдә булучылар Аны [мактап] тәсбих итә. Ул – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе».

Коръәндә очраган Аллаһының кайбер исемнәре

«Раббыгыз шулдыр – Аллаһы. Аннан башка гыйбадәткә лаеклы бер чын иләһ тә юк, Ул – һәрнәрсәне Төзүче. Аңа гына гыйбадәт кылыгыз!»

«Әйт (әй, Мөхәммәд синнән Раббың турында сораган кешеләргә): «Ул – Аллаһы Бердер [ягъни Аның тиңдәшләре юк]».

«Бөек Раббыңның исемен данла».

«Укы, синең Раббың бит Иң Юмарт».

«Ул (Аллаһы) – Беренче һәм Ахыргы, Иң Югары һәм Иң Якын. Ул бар нәрсәдән хәбәрдар».

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре