Газетага язылу

Сабантуйсыз калган Сабантуй мәйданы

Сабантуйсыз калган Сабантуй мәйданы

Күрше авылларда Сабантуйлар гөрли башлады, ә бездә тынлык. Милли бәйрәмебез быел авылыбызны урап үтә, монысы инде төгәл билгеле. Үткәрмәү сәбәпләре төрледер, берәүне дә гаепләргә җыенмыйм, әмма күңелгә кыен булып калды. Ничек инде гасырлар буе ата-бабадан калган, кыш буе сагынып көткән олуг бәйрәмебез быел безнең авыл капкасын кагып кермәде?!.. 

Сабантуйсыз калган мәйдан бушап,
Анда моңсу тынлык сулыймы?
Милли бәйрәмебез санланмагач
Туган туфрак үзе елыймы?

Июнь ае җитүгә, һәр татар авылы Сабантуй сулышы белән яши бит. Бу көннәрдә урамнар да өр-яңадан туган кебек була : капка төпләрендәге чүп чабыла, йорт-җирләр ялт иттерелә, туганнарның, ерактагы балаларның кайтуына зур әзерлек башлана.

Быел да авыл халкы, гадәт буенча ишегалларын җыештырды, ләкин бу мәшәкатьләрдә - зур бер шатлык сизелми. Төп мәгънә җитми иде — халык бәйрәм итәргә мәйданга җыелмый  бит.

Бу тынлык мине үткәннәргә, халкыбызның бердәм, дәррәү яшәгән елларына алып кайта. Безнең заман балалары эшләп үскән буын. Кайда гына эшләүләренә карамастан — хастаханәдәме, балалар бакчасындамы, пекарнядамы — бөтен халык колхоз басуларына ярдәмгә чыга иде. Мәктәп балалары да, олылар белән беррәттән, иртәдән кичкә кадәр басуда тир түкте. Ул чакта бүленмәдек, бөтен авыл бер зур гаилә кебек яшәде.  Икмәк бәясе, җир кадере һәркемнең канына сеңгәнгә күрә, хезмәт тә зур дәрәҗә саналды. Нәкъ менә шундый бердәм тырышлыктан соң узган милли бәйрәм уздыру - чын-чынлап  җан ачкычына, олуг туйга әйләнә иде. Без бу тантананы үз хезмәтебез белән яуладык. Мин әкрен генә авыл читендәге Сабантуй яланына киләм. Аяк астында — ямь-яшел, тыгыз чирәм. Тирә- якны күзәткәндә, күңел түреннән иң изге, иң сыкраулы хатирә калкып чыга.

Исемдә, бер елны без әнкәебезне дә, инвалид коляскасына утыртып, Сабантуй карарга алып чыккан идек. Мәйдан шаулый, музыка яңгырый, төрле ярышлар, уеннар.

Күптән инде дөньяның юанычыннан, гөрләвеннән читләшеп, өй түрендә генә утырган әнкәйгә бу бәйрәм үзенә күрә зур бәхет булгандыр.  Йөзендә ниндидер якты җылылык, сабыйларча шатлык бар иде. Бер дә зарланмады, Сабантуйның азагына чаклы сокланып, мәйданга, халыкка карап утырды. Кайтканда, күзләрендә авылына, үзенең үткән  гомер юлына, шушы туфракка карата чиксез рәхмәт очкыннары яна иде...

Әнкәй күзе белән карап калган
Шушы чирәм, шушы яшел алан...
Бәйрәм кала, җырлар кала икән,
Кадерлеләр генә китә алдан.

Кем белгән инде, бу Сабантуйны әнкәемнең  соңгы күрүе булган. Кышның иң салкын ае - гыйнварда ул безне мәңгелеккә ташлап китте. Бүгенге буш мәйданга карагач, миңа Сабантуй гына түгел, әнкәйнең шушы чирәмдә калган соңгы карашы, аның нурлы йөзе җитми сыман.

Ирексездән күздән яшь бөртекләре тәгәри. Бүген монда — тирән тынлык. Атлар кешнәве, көрәшчеләрне дәррәү алкышлаган халык авазы, музыка тавышы, бала-чаганың шатлыклы чыр-чуы авыл өстендә яңгырап тормый. Әмма бу бушлыкта да зур бер хакыйкать бар. Бәйрәмне бәйрәм итү - халыкның күңелендәге рухын, аның бай тарихын, үткәнен һәм мәңгелеккә киткәнннәр хакында хатирәләрен җуя алмый. Нәкъ менә шушы милли тантана җитми башлагач, мин аның авылыбыз өчен ни дәрәҗәдә кадерле булуын тулысынча аңладым.

Мәйдан буш калса да — күңел тулы,
Үлмәс рухы безнең халкымның.
Сүнмәс нуры булып хәтер яна,
Үткәне бар һәрбер адымның.

Чирәмле мәйдан гына буш калды, ә күңелләрдә Сабантуй рухы — исән! Чөнки Сабантуй — ул җир өстендәге мәйдан гына түгел, ул — безнең хезмәт сөючән, какшамас халкыбызның канга сеңгән милли җаны! Ул — әнкәемнең якты истәлеге!

Фларида Мәхмүтова. 

Дүртөйле районы,Исмаил авылы.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре