Газетага язылу
  • Фото: «Татар-информ», «VK» матбугат хезмәте

Казан «VK Fest 2026» каршылый: чын туй, милли сәхнә һәм Сабан туе көтә

7 июньдә Казанның «Казан» гаилә үзәге янында легендар «VK Fest» узачак. Фестиваль 14:00 сәгатьтә башланып, 22:20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Казан «VK Fest 2026» каршылый: чын туй, милли сәхнә һәм Сабан туе көтә

Быел фестиваль Татарстан башкаласында старт ала. Тамашачыларны ике зур сәхнә, йөздән артык интерактив зона һәм рекордлы күңел ачу программасы көтә.

Фестивальнең төп үзенчәлеге — «Татарстан Республикасы кунакханәсе» эшләячәк. Биредә күп кенә остаханәләр, Сабантуй мәйданчы, милли ризыклар сату урыннары һәм махсус фотозоналар урнашачак. Милли сәхнә өчен «Идел» яшьләр журналы җаваплы. 

Татар сәхнәсе фестивальдә икенче ел эшли. Биредә яшь татар башкаручылары чыгыш ясаячак: рок, эстрада һәм инди-поп жанрларында җырлар яңгыраячак. Барлык чыгышлар да татар телендә булачак.

«Без бу сәхнәдә Татарстанның яшь башкаручыларны күрсәтергә телибез. Безнең максат — заманча татар музыкасын таныту», — диде «Идел» яшьләр журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова.

Сәхнәдә – чын туй

«Идел» сәхнәсендә кичке программа кысаларында истә калырлык вакыйга — чын никах теркәү тантанасы узачак. Өч ел элек «ВКонтакте» социаль челтәрендә танышкан Зөлфәт һәм Елизавета исемле пар рәсми рәвештә гаилә корачак. Тантананы ЗАГС хезмәткәре үткәрәчәк, барлык рәсми процедуралар да күзәтеләчәк, ди оештыручылар.

Фестивальдә Сабан туе мәйданчыгы

Бу ялларда республика районнарында Сабан туе бәйрәме уза. Шуңа бәйле рәвештә, фестиваль территориясендә дә Сабан туе атмосферасы булдырылачак. Кунакларны традицион уеннар: капчык киеп сикерү, баганага менү, көянтә белән йөгерү, мендәр сугышы һәм башкалар.

Остаханәләр һәм халык һөнәрләре

«Татарстан кунакханәсе» кунаклар өчен 18 төрле остаханә оештырачак. Биредә:

· Күн мозаикасы

· Келәм чигү

· Агачка рәсем төшерү

· Керамика бизәү

· Каллиграфия серләрен өйрәнә алачаксыз.

Төп сәхнә һәм артистлар

Фестивальнең төп сәхнәсендә Россия эстрадасы йолдызлары: Zivert, FEDUK, Клава Кока, Дора, «Сироткин» төркеме, Татьяна Куртукова һәм башка танылган җырчылар чыгыш ясаячак.

Фестиваль кунакларын төрле интерактив зоналар да көтә. Шулай ук спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары, ГТО нормалары тапшыру, лекторий һәм китаплар ярминкәсе эшләячәк.

Лекторийда Сергей Безруков, Ян Топлес, Александр Шавлиашвили, Айдар Җаббаров кебек танылган шәхесләр чыгышларын тыңлап булачак.

Билетларны фестивальнең рәсми сайтында vkfest.ru сатып алып була.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре