Газетага язылу

«Ник Әлмәттә тумадым?»

Алар кирәк! Әлмәттә һәр эшне өлкәннәр белән киңәшеп башкаралар. Районда нинди генә чара узмасын, биредә район ветераннар советы вәкилләрен очратырга була.

«Ник Әлмәттә тумадым?»
Автор фотосы

Киңәшле эш таркалмас, дип тикмәгә генә әйтмәгән борынгылар! Өлкәннәр белән дус булу – үткәнне онытмау да, киләчәккә ныклы эз салу да. Күптән түгел Әлмәттә Татарстан Республикасы ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы Советы Президиумының күчмә утырышы узды.

Биредә Әлмәт шәһәре кураторлык үзәгенең республиканың көньяк-көнчыгышындагы ветераннар оешмалары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе турында гына фикерләшеп калмадылар, башка районнардагы үрнәк мисалларны да уртага салып сөйләштеләр.

Татарстан ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков әйтүенчә, Әлмәттә очрашу юкка түгел.

– Мондый чараларга әзерләнгәндә, кайда уздырсаң яхшырак булыр, дип уйланасың. Әлмәт исә бөтен яктан туры килә. Район ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин бик актив эш алып бара. Яшьләр белән дә уртак тел табалар, өлкәннәргә дә игътибарлы, – ди Хәбир Иштирәков. – 2018 елда да без Әлмәттә очрашу уздырган идек. Ул чакта да сездән бай тәҗрибә белән кайттык. Күп кенә районнар сезнең үрнәктә эшли.

Очрашу  Әлмәт дәүләт технология университетында узды. Өлкәннәр белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов та катнашты. «Сезнең башкарган эшләрегез безгә үрнәк. Өлкәннәрнең тәҗрибәсе гел кирәк. Без сезгә рәхмәтлебез», – диде ул. – Бүген район ветераннар советында 47 меңнән артык кеше исәпләнә.  Безнең ветераннар актив яшиләр. «Гаилә» илкүләм проекты кысасында «Актив озынгомерлелек» программасында катнашалар.  Алар төрле спорт бәйгеләрендә, иҗади чараларда бик теләп катнаша. Өлкәннәрнең тырыш хезмәтен бәяләп бетерерлек түгел. Алар СВОдагы егетләрне дә ташламый. Ярдәмнәре, кайгыртулары, хат һәм догалары гына ни тора!

Университет директоры Александр Дьяконов, үз пенсионерларыбызга гына түгел, барлык республикада яшәүче өлкәннәр өчен ишегебез ачык, ди.

– Без сезнең белән уртак эшләргә һәрчак әзер. Төрле чаралар уздырганда мәйданчык кирәк булса, безгә рәхим итегез, – диде ул.

Очрашуда район ветераннар советлары җитәкчеләре үз проблемаларын да җиткерде. Чаллы ветераннар советы рәисе Зөһрә Сәетова күп кенә эшләрдә матди мөмкинлек булмауны җиткерде. Ә менә Апас һәм Арча районнарында акча булмауны хәл итүнең юлларын тапканнар.

Апас башкарма комитетының социаль проблемалар буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова фикеренчә, өлкәннәрне иң элек район җитәкчеләре ишетү кирәк.

– Без бу яктан бергәләп эшлибез. Районда 7 мең пенсионер яши. Аларның нинди генә сораулары булса да, бергәләп хәл итәбез. Район ветераннар советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина һәрвакыт безнең белән. Ул барлык чараларда катнаша. Аның фикере безнең өчен бик мөһим, – ди урынбасар. – Бары тик кулга кул тотынышып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәгә ирешеп була. Өлкәннәрнең нинди сораулары булса да, хәл итәбез. Хастаханәдәге очрашулар да, ЗАГСтагы чаралар да өлкәннәрдән башка узмый.

Апас районында бер генә өлкән яшьтәге кеше дә читтә калмый. Елга ике мәртәбә районда бардык авыллар буенча рейд уза икән. Шул вакытта ялгыз калган өлкәннәрне ачыклыйлар. Кайберләре хакында авылдашлары хәбәр итә. Аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә. Районда әби-бабайларның ялын күңелле итеп оештыру да каралган. Алар барасы килгән җирләренә йөриләр. Гөлүсә Галләмова әйтүенчә, автобус бирү мәсьәләсе дә хәл ителеп куелган.

Арча ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллинаның эшчәнлеге башкалар өчен үрнәк булып тора. Алар кешегә ялынып тормыйлар икән.

– Автобус табам да өлкәннәргә хәбәр итәм. Кайчакта сәфәргә барып кайту өчен 1700 сум акча җитә. Кайвакыт 2500 сумга да чыга. Өлкәннәр кайсы авылда тора – шуннан автобус белән барып алабыз, илтеп куябыз. Автобусны Әтнә, Балтач районыннан арендага алабыз, – ди ул. – Өлкәннәр пенсиясеннән елга бер сәяхәткә барыр өчен акчасын җыеп куя. Кайбер пенсиясе аз кешеләрнең барасы килә, әмма мөмкинлекләре юк. Бу очракта балаларын барлыйм. Телефон номерларын табам да шалтыратам. Шул арада әниләре өчен акча күчерәләр. Аларга да рәхәт, әниләре дә сөенә. Әле бер райондашым бар: үзе ишетеп, миңа әтисен дә, әнисен дә экскурсиягә алып барырга кушып, акча җибәргән. Елына 7 шәр тапкыр Йошкар-Олада булам. Райондашларымның хисләрен күрү бик рәхәт. Кайчагында кемнәндер көткәнче, үз пенсияңне үзеңә тотып, елга бер сәфәргә барсаң да буладыр, дип уйлыйм.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре