Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

Такси йөртүчеләр: «Кешедә акча җитәрлек»

Телефонга бер басуың җитә: барлык машиналар юл ала. Сүзебез такси турында. Җайлы бит, акчаңны түләсәң, теләгән җиргә илтеп куя. Ә рульдә кем булуы турында уйлап караганыгыз бармы? «ВТ» журналисты бер көн бары таксида йөреп, әлеге һөнәрне сайлаган кешеләр белән аралашып кайтты.

Такси йөртүчеләр: «Кешедә акча җитәрлек»

«Төнлә йөрүчеләр рәхмәтле»

Шимбә иртәсе. Гадәт буенча базарга бара торган көн. Казанның «Сады» базарына кадәр дип такси чакырттым. «Комфорт» тарифы өчен 385 сум түлисе. Рульдәге егетнең исеме Нурлан булып чыкты. Төрекмәнстаннан килгән.

– Башта Казанга бер абыем күченеп китте. Аннары янына безне дә чакырды. Аның үз гаиләсе, татар кызына өйләнде. Киленебез Арчаныкы. Хәзер әти белән әни дә Арча районында яши. Туган якта туганнарыбыз калмады. Бөтенебез дә Татарстанга күчтек, документларыбыз тәртиптә, Россия гражданлыгы алдык. Әлегә гаиләм юк. Татар кызына өйләнәсем килә. Алар бик уңган, пешерә дә беләләр, тәртипле дә, – дип сөйли Нурлан. – Монда күчкәч, башта базарда саттым. Хәзер анда кече энебез эшли. Мин дә булышкалыйм. Буш вакытларда таксига чыгам. Акчасы күп булмаса да, җитеп тора. Күбрәк төнлә эшлим. Бер яктан куркыныч, икенче яктан ул вакытта рәхмәтле клиентлар күбрәк очрый. Күбесе чәйлек акча биреп калдыра. Әле беркөнне бер хатын-кызны алып кайтып куярга туры килде. Дус кызының туган көне булган. Фатирына кадәр кертеп куйдым. Ире каршы алды, рәхмәт йөзеннән миңа зур сумма тоттырды. Бик шатландым. Татарстанда халык начар яшәми, кешедә акча җитәрлек.

Сөйлисе килә

Базардан кире кайтканда да такси чакырттым. Сәгать көндезге 12. Өйгә кадәр 186 сум. Бу юлы татар абыйсы килеп алды.

– Төнге сменадан эштән чыктым. Өч көнгә бер шулай эшләп кайтам. Пенсия генә җитми. Константиновкада торабыз. Эштән буш кайтмыйм әле, дип кенә такси кушымтасын ачкан идем, син очрап торасың, – диде ул.

Таһир абый сөйләшүгә сусаган. Журналист икәнне белгәч, бирмәгән соравы калмады. Почта таратучыларны да сүкте, язмаларда хата киткәнне дә яратмыйм, диде. Баксаң, үзе дә яшь чакта журналист булам, дип йөргән икән. Әтисе рөхсәт итмәгән. Гомере буе төзелештә эшләгән, кешедән ким-хур яшәмәгән. Йортын үз куллары белән күтәргән. Әмма башкаларга тилмереп ятмаска киңәш итә: фатирыгызда гына торыгыз, быелгы кар теңкәгә тиде, өйдән чыгып качасы килгән чаклар күп булды, ди.

«Пешергән җиремнән киттем»

Казанның бер сәүдә үзәгенә барып кайтырга дип такси чакырткач, машина йөртүче татарча исәнләшеп каршы алды. Үзбәк малае икән. Ә татарчаны су кебек эчә.

– Казанга килгәч, башта пешекче булып эшләдем. Сменасына 4 мең 500 сум акча чыга иде. Гел ризык пешерү җиңел түгел, арып та китәсең икән. Уйладым да такси хезмәтенә урнашырга булдым. Аллаһка шөкер, ярты ел инде әйбәт кенә эшлим. Бөтен чыгымнарны исәпләгәннән соң, 12 сәгать эшләгән өчен 5–7 мең сум акча алам. Бик ризамын, – ди Абделхәким. – Машинам газга көйләнгән. Бензинда йөрсә, акча күп кирәк булыр иде. Кайчагында ерак арага да заказлар булып куя. Ул көнне, билгеле, акчам күбрәк тә була. Үзбәкстанда әтием-әнием калды, әле тагын өч кечкенә туганым бар. Казанда фатирга түләп торам, калган акчамны әти-әниемә җибәрәм. Тырышсаң, җитә. Йоклап ятмаска гына кирәк.

«Җырлыйммы?»

Кире кайтыр юлда миңа бәхет елмайды. Социаль челтәрләрдә танылган Буа егете Ринат Ибраһимовка утырып кайтырга насыйп булды. 7 ел буе кешеләр ташый ул. Җырлый-җырлый башкара бу эшен.

– Җырларга бик яратам. Дәү әниемнән килгән бу сәләт миңа. Элегрәк мәҗлесләр дә алып бара идем. Авылда вакытта мулла да булып тордым әле мин. Ике ел эшләгәннән соң, бу вазыйфадан китәргә булдым. Япь-яшь башың белән сәдака җыеп йөрү килешеп бетмәс дип уйладым. Казанга күченеп китү теләге дә көчле булгандыр инде. Тәвәккәлләп, гаиләм белән күчендек, – дип сөйли Ринат. – Махсус программа белән эшлим. Күбрәк заказларым аэропорт ягында. Шуңа күрә күпчелек Казанга килүчеләр һәм туган якка кайтучылар белән очрашам. Иң элек татарча эндәшәм. Ә аннары: «Татарча җыр җырлыйммы?» – дип сорыйм. Күбесе ризалаша. Бөтенләй кәефсез кергән кешеләр, сөенеп төшеп кала. Әле менә Чаллыга барып, ике көн анда эшләп кайттым. Люда апаны йөрттем. Айдар Галимовны яратам, ди. «Син минем җанымның яртысы» дип җырлагач, күзләре яшьләнде.

Ринат пассажирларына җырлар аша телгә игътибарны арттырмакчы.

– Кайчагында баласы белән әти-әни кереп утыра. Сабыйларына русча эндәшәләр, ә үзләре шулкадәр матур итеп саф татарча сөйләшәләр. Ул бала белән дә шулай сөйләшсәләр икән, дим. Әнә рус кешеләре дә татар җырларын бик яратып тыңлый, – ди Ринат.

Ринат хәйрия фондында да эшли икән. Атнага өч тапкыр мохтаҗларны ашатабыз, ди ул.

– Башкаларны сөендерә алуым белән бәхетлемен. Таксида да шулай. Мин дә башкалар кебек бер сүз дәшмичә, заказымны үтәп тә йөри алыр идем. Тик күңелем алай кушмый. Дөньяны матурлыйсым, башкаларны сөендерәсем килә. Аның бит бер авырлыгы да юк, – ди Ринат. – Җырлавымны социаль челтәрләргә дә куя башладым. Араларында Татарстанга кунакка кайтам, мине каршы алыгыз әле, диючеләр дә бар. Әлбәттә, тырышачакмын! Әле менә Казахстаннан бер апа Теләчегә кайтачак. Юл буе җырларсың, яме, диде. Тыңласыннар гына, миңа жәл түгел.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре