– Без авылдагы йортка электр егәрлеген арттыруга гариза бирергә телибез. Күршеләр үз йортларының егәрлеген арттырган өчен 45 мең сумнан артыграк акча түләде. Бу безнең өчен бик кыйммәт, нинди дә булса ташламалар бармы?
– Электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү ставкасын Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгели. 2026 елның 1 гыйнварыннан ташламалы ставкадан егәрлеге 15 киловаттан да артмаган җайланмаларны утка тоташтыручы физик затлар файдалана ала. Ул соралган максималь егәрлекнең һәр киловатты өчен 7600 сумны (НДС белән) тәшкил итә. Шунысын да истә тотарга кирәк: участок чигеннән иң якын электр челтәре объектына кадәрге ераклык шәһәрләрдә һәм бистәләрдә – 300, ә авылда 500 метрдан артык булмаска тиеш. Бу мәгълүматны ачык кадастр картасы ярдәмендә тикшерергә мөмкин.
Шул ук вакытта аерым ташламалы ставкалар да бар. Алар соралган максималь егәрлекнең һәр киловатты өчен 1304,42 сумны тәшкил итә. Ахыргы сумманы исәпләү өчен, әлеге ставканы кирәкле егәрлеккә тапкырларга кирәк. Әйтик, кулланучы 15 кВт егәрлек ялгарга теләсә, аңа 19 566,3 сум түләргә туры киләчәк. Ә 5 кВт кына таләп ителсә, бәясе өч тапкырга азрак – якынча 6522,10 сум була.
Әлеге төр ташламадан уртача кереме яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган аз керемле гаилә әгъзалары, күпбалалы гаиләләр, ветераннар (1995 елның 12 гыйнварыннан «Ветераннар турындагы» федераль законда күрсәтелгән 14–16, 18 һәм 21 маддәләренә туры килүчеләр), инвалидлар һәм гарип бала тәрбияләүче гаиләләр, радиация нурланышына дучар булган кешеләр файдалана ала. Махсус хәрби операциядә катнашучылар шулай ук әлеге исемлеккә керә.
Гариза тапшырганда Татарстанда бу ташламадан өч елга бер тапкырдан да ешрак файдаланып булмавын истә тотарга кирәк. Аннан файдалану өчен гариза тапшыручы үзенең статусын кирәкле документлар белән дәлилләргә тиеш.
– Узган ел җир сатып алдык та шунда йорт сала башладык. Хәзер аны утка тоташтыру мәшәкатьләре белән йөрибез. Тик безгә түлисе сумманы ташлама белән исәпләмәделәр. Сәбәбе нидә?
– Җир участогы элек ташлама бирелгән башка зуррак участоктан бүленеп алынган булса, өч ел эчендә бу ташламадан кабат файдаланып булмаячак. Мондый хәлләр очраштыргалый, шуңа күрә гариза бирүчеләргә технологик тоташтыруны планлаштырганда участокның тарихын алдан белешеп куярга киңәш итәбез.
– Гаиләбез ишле: дүрт балабыз бар. Быелдан безнең кебек күпбалалы гаиләләр өчен яңа ташламалар барлыкка килгән дип ишеттек. Шул турыда аңлатыбрак яза алмассызмы? Ташламадан файдалану өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
– 2026 елның 1 гыйнварыннан бөтен ил күләмендә электр энергиясе өчен дифференциацияләнгән, ягъни куллану күләменә карап баскычлап билгеләнгән тариф гамәлгә керде. Электр энергиясен куллану күләме хәзер өч диапазонга бүленә, аларның һәркайсының үз ставкасы бар. Күпбалалы гаиләләр ут өчен чыгымнарын шактыйга киметә ала, чөнки алар өчен махсус ташламалар каралган. Моның төп өстенлеге шунда: алар утны никадәр күп тотса да, түләү иң түбән (беренче диапазон) тариф буенча исәпләнәчәк. Башкача әйткәндә, кулланылган электр энергиясе күләменә бернинди чикләүләр куелмый: гаилә, хәтта утны күп кулланганда да, ташламалы тариф буенча гына түли.
Ташламадан файдаланыр өчен күпбалалы гаилә статусын раслау сорала. Моның өчен «Татэнергосбыт» оешмасына күпбалалы гаилә таныклыгын җибәрергә кирәк. Аның кәгазьле варианты да, QR-кодлы электрон варианты да ярый. Бу эшне адымлап аңлатабыз: QR-кодлы күпбалалы гаилә таныклыгын әзерләп куегыз, бирү ысулын сайлагыз (документны электрон вариантта җибәрү яки китереп бирү). Раслауны көтегез: гариза тапшырганнан соң тарифны үзгәртәчәкләр.
Әлеге төр ярдәм чарасы зур кызыксыну уятты: ел башыннан ташламадан файдаланыр өчен инде 1 мең гаилә гариза тапшырган. Шунысын да искәртик: егермедән артык очракта кулланылган электр энергиясе чыгымнары беренче диапазоннан артып киткән, ләкин ташлама ярдәмендә түләүләр киметелеп исәпләнгән.
– Мин – өч бала анасы. Ни өчен технологик тоташтыру турындагы килешүдә түләүне ташлама белән исәпләмәгәннәр?
– 18 яше тулмаган өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр күпбалалы булып санала. Балалары уку йортларында көндезге бүлектә укыса, бу статус аларның 23 яше тулганчы саклана. Бу очракта ташламадан файдаланмауның ике сәбәбе булырга мөмкин. Беренчесе – бер балагыз балигълык яшенә җитеп, таныклыкның вакыты тәмамланган булса, ягъни күпбалалы гаилә статусы гамәлдән чыкса. Икенчесе – балалар балигълык яшенә җитмәгән, әмма моңа кадәр сез башка объектны утка тоташтырганда ташламалардан файдаланган булсагыз һәм беренчел килешү төзегәнгә өч ел узмаган булса (ташламалы ставкалардан файдалану мөмкинлеге 2022 елның 1 июленнән бирелде).
Боларның барысы да сезнең гаризаны карау вакытында исәпкә алына.

Ташламалардан файдаланучыларның берсе – Яшел Үзәндә яшәүче Баһаветдиновлар гаиләсе. Алар өч бала тәрбияли.
– Гаиләбез ишле булгач, йорт салып керергә ниятләдек. Зур чыгым сорый торган эш, тик киләчәк турында да уйламыйча булмый. Хәзерге вакытта участок алып, шуның мәшәкатьләре белән йөрибез, – ди гаилә башлыгы Марат Баһаветдинов.
Марат – төзүче, шуңа күрә эшне ут тоташтырудан башлаган. Йорты әлегә күренми, ә менә электр тапшыру линиясендәге өр-яңа счетчикны инде көйләп киткәннәр.
– Электр – төзелештә иң кирәклесе. Аннан башка измә дә болгатып, эш кораллары белән дә эшләп булмый, – ди ул.
Күпбалалы гаиләләргә ташламалар турында исә интернеттан укып белгән. Башта ышанмый да торган әле, тик ай ярым элек участокка ут кертү турында гариза язгач, моның чын булуына ышанган.
– «Сетевая компания»гә рәхмәт, – ди ул. – Барысын да бик тиз, сыйфатлы һәм тоткарлыксыз эшләделәр. Ташламалы программа ярдәмендә безнең гаилә 90 мең сум акчаны янга калдырды – йортны утка тоташтыру өчен ун тапкырга азрак түләдек. Шуңа күрә башкалар да интернеттагы мәгълүматларны өйрәнеп, белгечләрдән белешеп, ташламалардан файдалансын иде. Документларны онлайн гына тапшыру мөмкинлеге булу да бик уңайлы. Каядыр барып та йөрергә кирәкми.
Белеп торыгыз!
Технологик тоташтыруга гаризаны онлайн рәвештә түбәндәге сылтама аша тапшырырга мөмкин.
Моңа кагылышлы барлык сораулар буенча «Сетевая компания» оешмасының контакт-үзәге белгечләренә 8(800) 200-0-878 бушлай номеры аша мөрәҗәгать итә аласыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез