Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

Ерагайсын ара

Телевизор караучылар кими, дисәләр дә, онлайн кинотеатрлар хәтта яшьләрне дә җәлеп иткәли. Өйдәге кинотеатр аша фильм карап утыру бик уңайлы бит.

Ерагайсын ара

Бигрәк тә бу уңайлылык «дөрес» булса. Ә ул экранның сыйфатына гына да бәйле түгел. Иң элек диваннан телевизорга кадәрге ераклыкның дөрес сайлап алынуы мөһим. Юкса күзләр тизрәк алҗырга, баш авыртырга мөмкин. Белгечләрнең бу җәһәттән киңәшләре болайрак.

 

Ераклыкны экранның диагоналеннән чыгып билгеләргә кирәк. Иң дөресе чама белән өч диагональ тәшкил итә. Әйтик, диагонале 50 дюйм (127 см) тәшкил иткән телевизор өчен иң уңайлы ераклык – 3,5–4 м. Шулай булганда, күзләргә көч килми кала. Артык якыннан, шулай ук артык ерактан карау да күзләргә тискәре тәэсир итә. Хәер, телевизор экранының «разрешение»се зур булса (чистарак, төгәлрәк күрсәтә, димәк) диванга кадәрге ераклыкны азрак калдыру да зыян итмәячәк.

 

Биеклегенә килгәндә, экран утырып торучы кешенең күзләре турысына урнаштырылырга тиеш. Муенга һәм җилкәгә төшә торган киеренкелекне киметү өчен шулай кирәк. Озак караганда, һәр 40–50 минут саен тәнәфес ясап алу файдалы.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре