Газетага язылу

Рушан Шәмсетдинов: «Тарих белән кызыксынсаң, тормышың бай була»

Ул – Казан егете. Гомере буе Татар бистәсендәге туган йортында яши. Халкыбыз тарихы, милләт язмышы аның күңеленә сеңгән.

Рушан Шәмсетдинов: «Тарих белән кызыксынсаң, тормышың бай була»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы, каллиграф Рушан Шәмсетдиновның картиналарында да тарих эзләре чагылган. Ул – Болгар, Алтын Урда, Казан ханнарының портретларын ясаган шәхес. «Идегәй», «Кыйссаи Йосыф» һәм тагын 500 дән артык китап аның иллюстрацияләре белән бизәлгән. Заманында ул газета-журналларда, озак еллар Татарстан китап нәшриятында рәссам-бизәүче булып эшли. Рушан Шәмсетдинов белән гомер хатирәләре, бүгенге рәсем сәнгате турында сөйләштек.

– Рушан абый, без сезнең белән хезмәттәшләр дә булып чыгабыз бит. «Социалистик Татарстан» газетасында эшләгән елларыгызны искә алып сөйләгез әле.

– Бик күңелле чорлар, җитмешенче еллар иде. Без Бауман урамындагы «Нәшрият йорты»нда эшләдек. Тормыш гөрләп торды. Язучылар, композиторлар, рәссамнар килә. Яңа әсәрләр, язмалар килә, аны укыйсың, стиленә туры китереп шрифтын язасың. Газетаның композициясен эшлисең, версткалыйсың, үзенә бер иҗат эше инде ул. «Мирас» журналында эшләгән еллар да истә. Без ул вакытта татар тарихын ачтык бит. Болгар ханнарының, аннары Алтын Урда, Казан ханнарының рәсемнәрен эшләдем. Аларның портретлары бер тапкыр да ясалмаган иде бит әле.

– Халык ничек кабул итте соң?

– Төрле фикерләр ишетелде. «Аларны күрмәгән килеш ничек шулай ясый аласың?» – дип каршы чыгучылар да булды.

– Чынлап та, күрмәгән килеш ничек күзалладыгыз?

– Эчке тоемлау аша. Монда алар яшәгән урыннардагы табигать күренешләренең нинди булуын да, кайда торуларын, киемнәре нинди икәнлеген дә, тарихны да белергә кирәк.

– Иң беренче кайсы ханны ясадыгыз?

– Олуг Мөхәммәтне. Казан ханлыгының тәхеттә булган бөтен ханнарын да ясадым.

– Тарих белән тирәнтен кызыксыну ничек башланды?

– Казанда сынлы сәнгать училищесында укыганда безгә Фуад Вәлиев (татар сынлы сәнгатенә нигез салган шәхес. – Авт.) килә иде. Ул лекцияләр укыды. Рәсемнәремне карагач: «Безнең татар халкының тарихы бик бай, тик аны беркемнең дә рәтләп эшләгәне юк. Синең картиналарың көчле булырга тиеш, ясап кара әле», – дип киңәш итте. Бу 1960 еллар иде. Шулай мавыгып киттем. Тарих белән кызыксынган кешенең тормышы бай була. Мин әле укуны тәмамлагач, мәктәптә сызым, рәсем дәресләре укытып йөрдем. Ул вакыттагы укучыларым арасында рәссам булып китүчеләр дә бар. Тарихны аңлаткан, өйрәткән өчен миңа рәхмәтләрен дә әйтәләр.

– Ә сезне рәсем сәнгатенә кем тартты?

– Казан малае бит мин, сәнгать мәктәбенә йөрдем. Өч ел музыка мәктәбендә скрипкада уйнарга да өйрәндем. Казанда сәнгать мәктәбе берәү генә иде. Имтихан биреп кердем. Ул вакытта ясаган рәсемнәремне әле дә саклыйм.

– Сез Татар бистәсендә туып үскәнсез. Анда яшәгән чакларны еш искә аласызмы?

– Мин хәзер дә Татар бистәсендә, туган йортымда яшим. 1928 елда аны дәү әти бер мулладан сатып алган. Күрәсең, акчасы булган. Яшәгән йортыбызны картиналарымда да сурәтләдем. Кабан күле буйлап пароходлар йөри иде. Без шул күлдә су коендык. Ул вакытта бистәдә Мәрҗани мәчете генә калган иде. Апанай мәчетенең манарасын кисеп төшергәннәр, балалар бакчасы ясаганнар иде. Мин шунда тәрбияләндем. Бик әйбәт ашаталар иде, шул истә калган. Ипигә кызыл, кара уылдыкларга кадәр ягып бирәләр иде. Апанай мәчетенең мәдрәсәсе бар иде. Ул мәктәп булды. Шунда җиде ел белем алдым. Бина хәзер дә бар. Анда кызлар мәдрәсәсе урнашкан. Бистәдәге йортларның күбесе юк шул инде, минем картиналарда гына саклана. Аның үз рухы бар иде.

– Иҗатыгызда сез ясаган шәмаилләр дә кызыклы. Үзе бер тарих.

– Өебездә дә пыялага ясалган борынгы шәмаилләр эленеп торды. Дәү әни намазын алар каршысында укый иде. Без шуларга карап тәрбия алдык. Шәмаилләрне белеп ясарга кирәк, аның үз шрифтлары бар. Мин Мәскәүдә «рәссам-график» белгечлеге буенча полиграфия институтында 6 ел укып кайттым. Анда бик әйбәт белем бирделәр.

– Сезгә быел 80 яшь тула. Картиналар иҗат итәрлек илһамыгыз бармы, эшлисезме әле?

– Эшлим әле, китаплар да бизим. Мин хәзер лаеклы ялда инде. Башыма нинди идея килә, шуны эшлим.

– Сез сәяхәтче дә бит. Рәссам кеше сәяхәт вакытында дөньяга нинди күз белән карый, күбрәк нәрсәгә игътибар итә?

– Сәяхәт итәбез, чит илләргә дә баргаладым. Франциядә, Чехиядә, Италиядә, Төркиядә булдым. Төрки халыкларның рәссамнарын Төркиягә конкурста катнашырга җыялар иде. Мине дә шунда җибәрделәр. Катнашучылар арасында казах, башкорт, төрекмәннәр дә бар. Һәр рәссам үз милләтен күрсәтә. Чит илләргә барганда, ул илнең рухы, архитектурасы нинди икән, дим. Сәяхәт вакытында ясалган рәсемнәрем шактый. Франциядә дә, Чехиядә дә ясадым.

– Сез хәзерге рәссамнарның хезмәтләрен күзәтәсезме, ничек бәялисез?

– Хәзер хатын-кыз рәссамнар бик күп.

– Нишләп алай икән?

– Каюм Насыйри урамында сәнгать мәктәбендә укучы балалар рәсем ясап утыра. Араларында бер ир бала да юк. Үзләре акварель белән ярыйсы гына ясыйлар. Хәзер музыка мәктәбендә дә күбесе кызлар бит. Аларга иҗат кирәк. Ә малайлар техник фәннәргә тартыла.

– Рәссам дигәч, күз алдына күбрәк ир кеше килеп баса бит. Картиналарда да ир-атлар карашы башкачарак инде ул. Авторы кем икәне язылмаган очракта, рәссамның хатын-кызмы, ир кешеме икәнен гади кешегә ничек аерырга?

– Хатын-кызлар иҗат иткән картиналар артык төче, самими, йомшаграк, ә ир-ат рәссамнарның хезмәте «усалрак» була.

– Алай булгач, хатын-кызлар тарихи темаларны да ирләр дәрәҗәсендә сурәтли алмыймы?

– Хатын-кызлар ясаган тарихи картиналарны күргәнем дә юк.

– Совет чорында рәссамнарның исемнәре билгеле, алар танылган иде. Бакый Урманче, Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов һәм башкалар. Нишләп хәзерге заман рәссамнары турында халык аз белә икән?

– Алар хәзер күптер. Элек рәссам булыр өчен берлеккә керергә, соцреализм юнәлешендә иҗат итәргә кирәк иде. Абстракция жанры бөтенләй ярамады. Ул буржуазия сәнгате дип саналды. Совет чоры сәнгате, күчмә рәссамнар дәрәҗәле иде. Тәнкыйть тә көчле булды.

– Сезнең әле эшлисе килеп, хыялда калган берәр тема бармы?

– Юк инде. Бу яшьтә тыныч кына яшисе, театрларга, концертларга, күргәзмәләргә йөрисе килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре