Газетага язылу

«Мондагы эш берни түгел!»

Алар инде башкача булдыра да алмый. Күңелләре куша, йөрәкләре егетләр дип тибә, намуслары башкача яшәргә рөхсәт итми. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләр, бу эшләрне берничек тә ташлый алмыйбыз, диләр. «ВТ» журналисты республика районнарында берләшеп СВОга ярдәм итүчеләрне барлады.

«Мондагы эш берни түгел!»

Җырлап ярдәм итәләр

Шушы көннәрдә Теләче районының Казандагы якташлык җәмгыяте СВОдагы егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты уздырды. Чарада район үзешчәннәре белән беррәттән, Казанда яшәп иҗат итүче якташ җырчылары да чыгыш ясады. Ә залдагы тамашачы – өмет белән улларын, ирләрен, әтиләрен, туганнарын көтүчеләр. Вакыт-вакыт яулык чите белән күз яшьләрен сөртүче әбиләр дә, апалар да булды. Никадәр генә авыр булса да, күбесе сабыр итә, ышана, көтә.

Концертта катнашкан район башлыгы Айрат Фәтхуллин махсус хәрби операциядә якын кешеләрен югалтканнарга сабырлык теләде, көткән кешеләргә очрашулар насыйп булсын, диде. «Андагылар бернәрсәгә дә тилмермәсен өчен кулдан килгәнне эшлибез. Бу хәлләр безне тагын да ныграк берләштерде», – диде ул.

Теләчедән концертка килгән 135 кеше арасында газиз баласының исән-имин әйләнеп кайтуын көтүче Гөлнара Мөхәммәтҗанова да бар.

– СВО безнең гаиләгә ике тапкыр кагылды. Башта өлешчә мобилизация башлануга, олы улыма повестка килде. Ул чактагы хәлләремне үзем генә беләм. Абыйсы шунда булгач, 2023 елда энесе дә контракт төзеп китеп барды. Олысының сәламәтлегенә зыян килгәч, аны кайтардылар. Ә кечесе әле дә Ватан сагында, – ди Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Гөлнара ханым. – Үзеңә тигәч, ничек инде тыныч йоклап булсын. Көне-төне шул баламны уйлыйм. Ниләр ашыйсы килә икән, дим. Авыл клубына 10 ар хатын-кыз җыелып, солдатларга ризык әзерлибез. Клубка килми калганнар, өендә дә токмач кисеп, үзеннән өлеш кертә. Якташ егетләргә дип, 26 килограмм «кырмыска оясы» торты пешердек. 15 литр куертылган сөт ясап җибәрдек. Кайвакыт җыйган күчтәнәчләрне Арча волонтерлары аша биреп җибәрәбез. Уйлаштык та Арча егетләренә дә 180 торт ясадык. Бездә кешеләр бик ярдәмчел. Яшьләр нык тырыша.

«Иремнең иптәшләрен ташламыйбыз»

Актаныштагы «Без бергә» хәйрия фонды җитәкчесе Лилия Гыйкрамина – СВО зонасын үзе барып күргән кеше. Ерак юлга рульгә үзе утырып чыга.

– Иремә 2022 елның сентябрендә повестка килде. Башта Казанда бер ай әзерлек узды. Менә шулчакта янына барып йөрдек. Шунда ук киләчәктә ирләребезгә безнең ярдәм кирәк булачагын аңладым. Анда киткәч, ирем ике тапкыр яраланды. Янына барып, госпитальләрдә йөрттек. Тик кызганыч, ике ел элек ялга кайткач, Башкортстан ягына ауга китеп, су астында һәлак булды. Ирем белән бергә хезмәт иткән егетләрне барыбер ташламадым. Волонтерлык эшенә ныклап тотындым, – ди Лилия. – Башкалар да нык булыша, үзем дә тик тормаска тырышам. Көненә 30 лап пакет тиз пешә торган ботка әзерлим. Дөге белән сыер ите, тавык ите белән карабодайдан тефтелилар әзерләдем. Аны егетләр бигрәк яратты. Ярдәм кулы сузып торучы эшмәкәр райондашларыма да рәхмәт. Айзат Газизҗанов 25 түшкә тавык ите бирде. Авыллардагы волонтерларыбыз да тик тормый. Маскировка челтәрләре үрәләр, тәмле ризыклар пешерәләр. Ярдәм һәрвакыт кирәк. Акча җитми башласа, җыелабыз да авыллар буйлап концерт куябыз.

94 нче тапкыр

Лениногорскиның «Ярату һәм догалар белән» волонтерлар төркеме СВО зонасына 94 нче тапкыр юлга кузгалачак. Төркем җитәкчесе Эльмира Ульмасова эшен башлаганда госпитальләргә ярдәм оештыра.

– Яралыларның аяклары туңмасын дип, оекбашлар бәйләп башланган эш иде бу. Хәзер тәҗрибәбез артты, эшебез дә киңәйде. Райондагы 17 авыл белән бергәләп эшлибез. Беләсезме, безнең егетләргә хәтта картлар йортында яшәүчеләр дә ярдәм итә. Алар анда мендәрләр тегеп, безгә тапшыралар. Халык бик бердәм. Кемдер чәй ясап, икенчеләре токмач кисеп, өченчеләре челтәр үреп үзеннән өлеш кертә, – ди Эльмира. – Берничә көннән тагын юлга чыгабыз. Ярдәмне бик тиз җыйдык. СВОдагы бер егетнең госпитальгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе булды – без эшкә дә тотындык. Әлеге йөк белән егетләргә 49 маскировка челтәре китә. Бер эшмәкәребез ике генератор, төзелеш материаллары тапшырды. Дарулар, урын-җир әйберләре, эчке киемнәр, азык-төлек җибәрәбез. Өметне өзмибез, егетләрнең исән-имин өйләренә кайтуын көтәбез. Мондагы кешеләргә ярдәм оештыру берни түгел ул. Чын мактауга, хөрмәткә лаеклы кешеләр илне саклый!

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре