Ялларны әрәм-шәрәм итмәс өчен соңгы түтәлгәчә эшләү максаты куела. Тик кышкы йокыдан «уянып» бетмәгән организмыбыз әле мондый режимга әзер түгел. Шуңа күрә эшле яллардан соң безгә йә ял, йә табиб кирәк булачак. Шулай да бакчада эшләгәндә кайбер юк кына тоелган кагыйдәләрне исегезгә тоту файдага булмый калмас.
- Бакчада эшләгәндә бөтен авырлык билгә төшә. Һәр ярты сәгать саен туктап, гап-гади күнегүләрне башкарып алу да җиңеллек бирәчәк. Билләрне кыршау әйләндергәндәге кебек әйләндерү, ян-якка бөгелү, гәүдәнең билдән өске өлешен уңга һә сулга боргалап алу да җитә.
- Корал эшләр, ир мактаныр, дигәндәй, эш коралының уңайлы, буегызга туры килүе дә эшне күпкә җиңеләйтә. Эш ансат барсын өчен җиңел һәм сабы кыска булмаган эш коралы сайлагыз.
- Орлык чәчкәндә, түтәлләрне чистартканда чүгәләп яки бер аякка таянып эшләсәң яхшы. Бу аркага авырлык килүдән саклый. Варикоздан интегүчеләргә, гомумән, чүгәләп эшләргә киңәш итмиләр. Башны аска иеп эшләү кан басымы югары булган кешеләр өчен хәтәр, болай эшләгәндә йөрәккә дә көч килә.
- Бакча эшләре вакытында авыр әйбер күтәрүдән билгә һәм аркага зыян килү еш күзәтелә. Авырлык тигез төшсен өчен, әйберне ике куллап күтәрсәң яхшы. Шулай ук авырлык билгә түгел, аякларга төшәрлек итеп, җайлап, ашыкмый күтәрергә кирәк. Бил һәм аркага авыртуны баса торган мазь, гель сөртергә киңәш ителә.
- Бакчада эшләгәндә чиста су эчәргә кирәк. Су пыяла савыт яки банкада булса яхшы, чөнки кояш нуры астында яткан пластик савыт зарарлы матдәләр бүлеп чыгара.
- Кояшлы, эссе көннәрдә нәкъ пляждагы режим буенча – унга кадәр һәм кичке сәгать дүрттән соң эшләү яхшы.
- Температура даими уйнап тору аркасында бер туңып, бер эсселәп эшләү остеохондроз кузгалуга сәбәпче була. Шуңа күрә эсселәгәч алыштыру яки арка туңмаслык итеп киенү мөһим.
Бакча эшләре башлану бил сызлау, радикулит, артроз кебек чирләрнең кузгалуына, инсульт, инфаркт, кан басымы күтәрелү, эссе бәрүгә сәбәп булырга мөмкин. Шуңа күрә эш дип үзегез турында онытмагыз!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез