Дәүләт Советының кырык икенче утырышы 23 мартта була

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык икенче утырышы 23 мартта булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 25 мәсьәләне карарга планлаштыра, шул исәптән республика законнарының 16 проекты һәм 4 федераль закон проекты.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, утырышның көн тәртибенең төп өлешен федераль законнарга һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә туры китерү максатларында эшләнгән закон проектлары тәшкил итә. Аерым алганда, беренче укылышка ТРның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары, шулай ук дәүләт граждан хезмәте турында, дәүләт символлары турында, Дәүләт Советы депутаты статусы турында, республиканың аерым закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында республика законнары әзерләнгән.

Моннан тыш, парламентның кырык икенче утырышында беренче укылышта кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру, шәһәр төзелеше эшчәнлеге, баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар, матди булмаган мәдәни мирас, азык-төлек куркынычсызлыгы турында республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектлары, шулай ук Экология кодексына һәм Административ хокук бозулар турында ТР кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары каралачак.

Икенче укылышка Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм аларның экспертизасы турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнгән.

Кырык икенче утырышның көн тәртибенә «Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» Федераль законның 22 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы кертелә. Документ балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган хокук бозулар санын, шул исәптән кабат хокук бозулар санын киметү максатларында әзерләнгән.

Кырык икенче утырышта депутатлар шулай ук 2022 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасында бала хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлеше турында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил докладын, Татарстан Республикасы Раисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе эшчәнлеге турындагы мәгълүматны тыңлаячак.

Лилия Маврина шулай ук көн тәртибенә өстәмә сорауларны турыдан-туры Дәүләт Советы утырышында кертү мөмкинлеген дә кире какмады.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде.


Фикер өстәү