Дәүләт Советында көзге сессиянең беренче утырышы 23 сентябрьдә булачак

Дәүләт Советы депутатлары көзге сессиянең тәүге утырышына 23 сентябрьдә җыелачак. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул иттеләр. Депутатлар 28 мәсьәлә, шул исәптән 19 республика законы проектын, 2 федераль закон проектын һәм Россия субъектлары закон чыгару органнарының 2 мөрәҗәгатен карап тикшерергә ниятли.

«Парламент каникулы тәмамланды, законнар иҗат итү буенча актив эш башлана, – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Киләсе утырышның көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр республикабызда яшәүчеләрнең барчасын борчый».

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, 5 закон проекты республика Бюджет кодексына һәм салым законына үзгәрешләр кертүгә бәйле. Кайбер закон проектлары – ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булуын озайтуны, кайберләре  республика законын федераль законга туры китерүне күздә тота.

Социаль сәясәт комитеты тәкъдиме белән, үсмерләргә хәмерсез эчемлекләр һәм составында углеводород газы булган товарлар сатуны чикләү турына закон проекты беренче укылышта каралачак. Лилия Маврина әйтүенчә, бу мәсьәлә Дәүләт Советына үтмәгән сәяси партияләр вәкилләре катнашында тикшереләчәк. Федераль закон нигезендә, һәр ел саен шундый эш ысулы кулланыла.

Моннан тыш инвестицион эшчәнлек һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында, җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге кайбер мәсьәләләрне җайга салу, янгын куркынычсызлыгы турында һ.б. республика законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектлары беренче укылышта карап тикшереләчәк. Ә инде Татарстан Сайлау кодексына һәм сайлаулар, референдумнар үткәргәндә ерактан торып электрон тавыш бирү мөмкинлеген билгеләүче кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты икенче укылышка чыгарылган.

Киләсе утырышның көн тәртибенә кайбер муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү, Казан шәһәре һәм Биектау районы чикләренә кагылышлы республика законнарына үзгәрешләр кертү («Фәнни шәһәрчек»не Казан территориясенә кертү ягыннан), Татарстан белән Мари Иле Республикалары арасындагы чикнең урнашу тәртибен билгеләү турында килешүне раслау хакында закон проектлары кертелгән.

Утыз дүртенче утырышта депутатлар мәгариф һәм фән министрының чыгышын да тыңлаячак. «Хөкүмәт сәгате» кысасында Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанда балаларны яклау һәм саклау өчен башкарылган эшләр турында сөйләячәк.

Парламентчылар шулай ук ау кагыйдәләрен бозган өчен минималь штраф күләмен 500 сумнан 2000 сумга җиткерүне күздә тоткан федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү турында Дәүләт Советының закон инициативасын караячак.

Моннан тыш утырышның көн тәртибенә, вәкаләтләре вакыты чыгу сәбәпле, Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләү мәсьәләсе кертелгән. Моңа бәйле рәвештә вакантлы җиде урынга 11 гариза тапшырылган.


Фикер өстәү