Дәүләт Советының кырык бишенче утырышы 13 июльдә була

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык бишенче утырышы, язгы сессияне йомгаклау, 13 июльдә узачак. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырган парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Кырык бишенче утырыш кысаларында депутатлар 23 мәсьәлә, шул исәптән 14 республика законы проектын, дүрт Федераль закон проектын һәм Чуваш Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын карарга планлаштыралар.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, утырышның көн тәртибенә кертелгән республика законнары проектларының унөче беренче укылышта каралачак, берсе – икенче укылышта.

Аерым алганда, беренче укылышка оешмалар милкенә салым турында (технопарклар һәм инновацион-технологик үзәкләр өчен оешмалар милкенә ташламаларны 2027 елның 1 гыйнварына кадәр озайту тәкъдим ителә), салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү, кече һәм урта эшмәкәрлек, дәүләт милке, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында, гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү, ветеринария эше, органик продукция җитештерүне үстерү, гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, республиканың Экологик һәм Җир кодексларына, шулай ук җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыруга кагылышлы закон проектлары чыгарыла.

Икенче укылышта мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турында закон проекты каралачак, ул мәгълүмат системаларын булдыру, эксплуатацияләү һәм модернизацияләү мәсьәләләрен җайга сала.

Хөкүмәт сәгате кысаларында депутатлар республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның халыкны транспорт белән тәэмин итү турындагы мәгълүматын тыңлаячак.

Кырык бишенче утырышта шулай ук парламентның 2023 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалачак. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итәчәк.

Лилия Маврина Дәүләт Советы утырышында өстәмә мәсьәләләрне көн тәртибенә кертү мөмкинлеген кире какмады.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.


Фикер өстәү