Путин Татарстанда узучы «Бөтенроссия кыр көне» катнашучыларын сәламләде

«Бөтенроссия кыр көне» – чын кыр шартларында агросәнәгать комплексы өлкәсендәге казанышлар күргәзмәсе. Быел ул 6 июльдән 9 июльгә кадәр булачак.

Россия Президенты Владимир Путин «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсен һәм Татарстанда уза торган унынчы җир сөрү буенча Россия ачык чемпионатын оештыручыларга, катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү телеграммасы юллады. Аның тексты Кремль сайтында урнаштырылган.

«Сезнең масштаблы күргәзмә күп еллар дәвамында илнең төрле төбәкләреннән җыелган агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен берләштереп килә», — дип билгеләп үтте ил башлыгы.

Путин сүзләренчә, чараның программасы биредә катнашучыларга һөнәри проблемалар турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, аграр өлкәдәге инновацион технологияләрне, игенчелек һәм терлекчелек тармакларында зур казанышларны күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек бирә.

«Әйтеп үтәргә кирәк, чараның төп вакыйгасы – җир сөрү буенча Россия ачык чемпионаты булачак. Бирегә Россиянең һәм берничә чит илнең иң яхшы механизаторлары командалары җыелган. Бу традицион ярышлар белгечләрнең генә түгел, күпсанлы кунакларның да игътибарын җәлеп итә», – дип өстәде Путин.

Президент күргәзмә дә, чемпионат та уңышлы узачагына, авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәрләрнең абруен күтәрүгә һәм әлеге өлкәгә сәләтле, энергияле, максатчан яшьләрне җәлеп итүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

 


Фикер өстәү