Җырчы Марат Галимов кызын кияүгә биргән

Җырчы Марат Галимов (элеккеге «Казан егетләре» төркеме) кызы Ралинәне кияүгә биргән. 13 апрельдә яшь гаиләнең никахы булган.

Ралинә — Маратның олы кызы, беренче гаиләсеннән. Аңа 21 яшь. Ралинәнең сөйгәне Камил исемле. Медицина юнәлеше буенча белем ала. Яшьләр бер-берсен күптәннән беләләр.

Ралинә белән Камилне чын күңелдән котлыйбыз! Тормышлары үзләре кебек матур булсын!


Җырчы Марат Галимов кызын кияүгә биргән” язмасына фикерләр

Фикер өстәү