Суга баткан игезәкләр турында: «Әтиләре балаларны җирләргә дә кайта алмады…»

Узган атнада Азнакайның Күктәкә авылы халкы зур тетрәнү кичерде. Ык елгасы 18 яшьлек игезәкләр Артур белән Зәриянең (Антон белән Даша) гомерен алды. «Интертат» фаҗигале вакыйганың шаһитлары белән сөйләшкән.

«Сыерын савып, сөтен дә аерттылар, тавыгын да чистарттылар, бәлеш-пирогын да пешерделәр»

Артур белән Зәрия Әлфия апа белән Ринат абыйның тәрбиягә алган балалары. Мәктәптә укый башлаганчы, Артур белән Зәрия үзләренең башка гаиләдә дөньяга килүләрен дә белми. Әти-әниләре аларны үз балаларыдай яратып, тәрбияләп үстерә. Соңрак исемнәрен Артур белән Зәрия дип алыштырып, үз фамилияләрен дә бирәләр. Балаларның Антон белән Даша булуына ияләшкән авылдашлары гына яңа исемнәренә ияләшә алмый, аларга элеккечә дәшүләрен дәвам итә.

Әтиләренең бертуган апасы Рәмзилә Солтанова әйтүенчә, Ринат абыйның «ятим балалар яки караучысыз калган әбиләр алып тәрбиялибез» дигән сүзе булган.

«Балаларны менә шул абыйның әйткән нәзерен үтәү нияте белән алдылар алар. Өйләре болын хәтле, икесе дә эшләгәч, мөмкинлекләре дә бар. Алар кемнәндер көтеп ята торган кешеләр түгел, гомер буе җиң сызганып эшләп булдырдылар тормышларын. Олы уллары Рифатны да, Артур белән Зәрияне дә үзләре кебек эш сөючән, тырыш итеп үстерделәр. Әти-әниләрен күз карашыннан аңлыйлар иде. Сыерын савып, сөтен дә аерттылар, тавыгын да чистарттылар, бәлеш-пирогын да пешерделәр», – ди Рәмзилә апа.

Туганнары сүзләренчә, әле үләсе көнне дә Артур әтисенә: «Әти, кайгырып торма, көтүдән кайту белән печәнгә барабыз», – дип киткән. «Алар, арыдык, дип тә тормыйлар иде, эшкә батыр булдылар», – ди ул.

Өстәмә керем комачау итми дип, мөмкинлекләре булганда, Артур белән Зәрия кеше өчен көтүгә дә чыккалый торган булган. Гомерләрен үлем сагалап торган көнне дә бертуганнар күршеләре өчен көтү чиратына чыга. Артур әбәткә һәм Зәриягә ашарга алып килергә дип, өйләренә кайта. Кире киткәндә, әниләре ягыннан туганы Айсылу аны көтүлеккә кадәр машина белән озатып куя. Җәйге челләдә эсселәгән Артур белән Зәрия, Айсылуны сыерларга күз-колак булырга калдырып, аз гына суынып чыгабыз дип, Ык елгасына таба йөгерәләр…

Ерактарак калган Айсылу туганнарының бер-берсенә су сибешеп коенуларын күреп тора. Ә бер мизгелдә Артур белән Зәриянең суга чумып, кире калыкмавын күреп, ярдәмгә йөгерә. Ләкин ул елга ярына җиткәндә, туганнарын су йоткан була инде…

Алдан тоемлаган кебек, әниләре бу көннәрдә балаларын «су коенмагыз» дип гел кисәтеп торган. Рәмзилә апа әйтүенчә, Артур белән Зәрия алдагы көнне дә карьерга су коенырга барган. «Бу кызуда суга кермәгез», – дип артларыннан төштем. Ул көнне үземнең янда гына коендылар. Көтүгә киткән көнне дә: «Әни, сүз бирәбез, су кермибез», – дип киткәннәр иде. Бер-берсе белән шаярышып су керергә бик яратсалар да, йөзә белмәделәр. Ләкин су астыннан йөзәргә өйрәнәселәре бик килде аларның», – ди әниләре.

Кармаклары, киемнәре, велосипедлары – барысы да елга ярында торып калган. Зәрияне тапканчы, аларга кагылырга да батырчылык итмәделәр», – диде Рәмзилә апа.

«Кеше су керә торган урын түгел ул»

Ык елгасының бу урынында агым бик көчле, чоңгыллы урыннары да бар. Социаль челтәрләрдә дә Ыкта коенуның бик хәтәр булуы турында кисәткән, «мин дә чак исән калдым» дигән комментарийлар очрый. Артур белән Зәриянең дә әнә шундый чоңгылга эләккән булуы ихтимал.

«Кеше су керә торган урын түгел ул. Анда, гадәттә, балык тоталар. Узган ел бу урында үзебез дә көтү көткән идек. Елгага кергәч, су сыерларның түшләренә кадәр генә җитүен күреп, монда сай икән, дип уйлаган идем. Ләкин маллар елганың нәкъ уртасына җиттеләр дә кире борылдылар. Чөнки уртасыннан кырт тирәнәеп китә икән ул», – дип аңлатты бу урын турында соңрак, фаҗигале һәлак булган Артур белән Зәриянең беренче укытучылары.

Артурның җансыз гәүдәсен Ыктан 3 сәгать узгач табып алалар. Ә Зәрияне авыл халкы коткаручылар белән бергә 2 тәүлек буе эзли…

Кызны агым алып китеп, яр буенда аңсызланып ятмыймы икән, дип тә өметләнәләр. Зәрияне эзләшергә бөтен авыл күтәрелә, күрше авыллар, Башкортстанның якын-тирә авылларыннан бик күп яшьләр кушыла. Волонтерлар яр буйларындагы куаклыкларга кадәр айкап чыга. Өлкәнрәк яшьтәгеләр башкача ярдәм күрсәтә – учак ягып, 2 тәүлек буе өйләренә кайтмыйча эзләүдә катнашкан кешеләргә туклану урыннары әзерли.

Һаман табылмагач, исән түгелме икән, дигән өмет яши бирә. Балаларның якыннары күрәзәчеләргә дә мөрәҗәгать итеп карый. Аларның берсе өч «7»ле санын күрүен әйтә. Аның сүзләре рас килә – Зәрияне 7 июль көнне 7 тулып 7 минут узуга, фаҗига булган җирдән 500 метр ераклыкта табып алалар.

«Әниләре әле бер, әле икенче баласының гәүдәсен кочаклый…»

Рәмзилә апа сүзләренчә, балаларын югалту кайгысыннан әтиләре Ринат Кадыймовка инсульт булган. Әниләре Әлфия апа да хастаханәдә ятып чыккан.

«Хатын-кыз күңелендәгесен елап чыгара ул, ә ир-ат эчкә җыя. Абый – болай да нечкә күңелле кеше. Минем авылда, отпускыда вакытым иде. Балаларның суга бату хәбәре килгәч, аның белән су буена төшеп киттек. Аннары, малларны ябарга дип, бергә кайттык. Абый озак вакыт бер сүз дә дәшә алмый йөрде. Соңыннан: «Артур, кайтам да, печәнгә барабыз» дип әйткән иде бит. Зәриянең туена әзерләндек бит», – дип елап җибәрде… Икенче көнне абыйны йөрәге белән «ашыгыч ярдәм» алып китте инде, балаларны җирләргә дә кайта алмады.

Бүген палатага чыгарганнар, ләкин сул ягы эшләми, диделәр… Ичмасам, үз аягында йөрсә, Әлфия белән бер-берсенә терәк булып яшәрлек булса иде, дип телибез… Тормышлары гөл кебек матур иде бит. Заманча ремонт ясалган йорт, һәр балага аерым-аерым бүлмә, бәдрәф, душка кадәр өйдә. Һәрнәрсә шул балалар өчен дип уйлап, тырышып эшләнгән. Күңелләре дә киң иде. Бөтенләй чит кеше балаларын алып, үз балаларыдай тәрбияләп үстерүне бөтен кеше дә булдыра алмый бит.

Әлфияне дә, кан басымы күтәрелеп, хастаханәгә алып киткәннәр иде. Озатырга дип кенә алып кайтып килделәр… Дарулар белән көчкә утырды. Әле – бер, әле икенче баласының гәүдәсен кочаклый… Зиратка алып китә башлагач, «калдырыгыз» дип үкси башлады, хәле начарланды… Яңадан хастаханәгә алып киттеләр. Олы улы Рифат кичә алып кайткан булырга тиеш. Әле ярый Рифаты, килене, оныклары, терәк булырлык якын туганнары бар», – диде ул.

«Август башында Зәриянең никахы буласы иде»

Урта мәктәпне тәмамлагач, Артур белән Зәрия Лениногорск политехник көллиятенә укырга керә. Уку йортында яшьләр үзләренең сөйгән ярларын да очрата. Азнакайның Сәпәй авылы егете апрель башында Зәрияне сорарга килә. Әлеге күркәм йоланың искиткеч матур фото-видеолары әниләре Әлфия апаның социаль челтәрдәге сәхифәләрендә дә бар. Яшь парның никахын 3 августка билгелиләр, җәй ахырында туй гөрләргә тиеш була. Артур да туганының никахына яратып йөргән кызын алып кайтырга, аннары үзенең дә кыз сорарга барырга нияте булуын әйтә.

«Абыйлар хәтта сыерларын да сатканнар иде. Туйны да, никахны да бөтен кешенекеннән дә әйбәт итеп уздырасылары килде», – диде Рәмзилә апа.

Зәриянең егете бу хәсрәтне бу авыр кичерә. Ул 2 тәүлек буе, беркая китмичә, сөйгәненең гәүдәсен эзләгән…

Үсә төшкән балалар социаль челтәрләр аша үзләре дөньяга килгән гаиләләрендәге башка туганнарын да эзләп тапкан, алар белән аралашып яшәгән. Зәрия белән Артурның үлем хәбәрен ишеткәч тә, Казаннан бертуган апасы белән абыйсы да кайткан. Алар Зәриянең туена да чакырулы булган.

«Туганны туган итә белделәр. Үзләре дә бер-берсе өчен үлеп тордылар. Кайвакыт «әле дә икесе бергә киткәннәр» дип тә уйлыйбыз инде… Берсе генә калса, «туганымны коткара алмадым» дип, үз-үзләрен гаепләп, тынычлап яши алмаслар иде», – диде Рәмзилә Солтанова.

«Ходай икесен бергә биргән, икесен бергә алды»

Артур белән Зәрия башта Күктәкә башлангыч мәктәбендә укыйлар, аннары укуларын Тымытыкта дәвам итәләр. Күктәкәдә аларны Әнүзә ханым Мурзакаева укыткан. Ул Артур белән Зәриянең әтиләре ягыннан туганы да әле.

«Мин Артур белән Зәрияне башлангыч сыйныфларда укыттым. Аннары үзем дә Тымытык урта мәктәбендә эшли башладым. Шуңа да мин Артур белән Зәриядән аерылмадым дияргә дә була, мәктәп автобусында да бергә йөри идек.

Бик аралашучан иде алар, дус, бер-берсенә терәк булдылар. Һаман да исемдә, кечкенә чакларында Зәрия кай җирендер авырттырды да елап басып тора. Артур, үрсәләнеп, нишләтергә белмичә, аның янәшәсендә бөтерелә… Ходай икесен бергә биргән, икесен бергә алды, аермады, дибез инде без.

Әти-әниләре – бик тырыш, уңган, эшчән кешеләр. Әниләренең кирәк вакытта кырыслыгы да бар. Әти-әниләре ныклы, дөрес тәрбияне бирә иде аларга. Балаларның беркайчан да үпкәләп, авыз турсайтып йөргәннәрен, укытучы белән сүзгә кергәннәрен күргәнем булмады. Бөтен гаиләләре шулай эш белән яшәгәч, аларның да эшсез торганнары булмады. Балалар 10нчы сыйныфта укыганда, әниләре читкә китеп тә эшләп алды. Зәрия шул вакытта ук сыер савып мәктәпкә килә иде инде.

Әнүзә апа сүзләренчә, балалар белән бәхилләшергә бик күп кеше килгән. «Машиналар урамның бер башыннан икенче башына кадәр тезелгән иде, куяр урын булмады. Лениногорскида бергә укыган иптәшләре дә килде. Әтиләре реанимациядә ятканда, Зәрия белән Артурның курсташ дуслары аның янына да кирәкле әйберләрен алып кергәннәр», – диде ул.

«Берсе бата башлап, икенчесе ярдәм итмәкче булдымы икән әллә…»

Артур белән Зәрия укыган Тымытык урта мәктәбе директоры Ферюза Кашапова:

Артур белән Зәрия безнең мәктәпкә 5нче сыйныфка укырга килделәр. Бик тәртипле, бик акыллы балалар иде. Яхшы гына укыдылар, бөтен мәктәп күләмендә уздырылган чараларда актив катнаштылар.

Гадәттә, игезәкләр тышкы кыяфәтләре белән охшаш булсалар да, характерлары белән аерылып торалар. Зәрия белән Артур исә бер-берсенә холык-фигыльләре белән дә охшаган иде. Артур мәктәпнең волейбол командасында уйнады. Зәрия матур итеп биеде. Икесенең дә авыз ерып исәнләшүләре, чыгарылыш кичәсендә матур киемнәрдән басып торулары бүгенгедәй күз алдымда.

Олы абыйлары Рифат белән дә бик дус яшәделәр. Рифат алардан 5 яшькә зуррак. Мәктәптә бер кешедән дә кыерсыттырмады ул аларны, гел яклап чыга иде.

Үзләре дә бер-берсе өчен үлеп торды Артур белән Зәрия. Фаҗига булган көнне дә берсе бата башлап, икенчесе ярдәм итмәкче булдымы икән әллә, дибез. Үз күзләребез белән күрмәгәч, хәзер шул фаразларга гына кала инде. Шундый сөйкемле балалар иде, гомерләре генә булмады», – диде ул.

«Мин күргәннәрне берегезгә дә күрергә язмасын»

Артур һәм Зәриянең абыйсы Рифат Кадыймов белән, кызганычка, элемтәгә кереп булмады. Ул «Услышано в Азнакаево» төркемендә энесе һәм сеңлесен эзләү, җирләү эшләрендә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерә.

«Кайгыбызны уртаклашкан, минем һәм әти-әнием белән ничә тәүлек йокламыйча, ышанычларын югалтмыйча, якыннарыбызны эзләшкән, кулыннан килгәнчә ярдәм иткән барлык дусларым, абый-апаларым, туганнарыма чын күңелдән рәхмәт. Мин ул көннәрдә хәтта уемда да күрермен дип уйламаган кешеләрне дә күрдем. Рәхмәт… Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Барыгызга да яхшылык телим. Мин күргәннәрне берегезгә дә күрергә язмасын», – дигән ул.

«Татар-информ» редакциясе Әлфия апа белән Ринат абый Кадыймовлар, уллары Рифат һәм барлык туганнарының кайгысын уртаклаша һәм аларга сабырлык тели. Артур белән Зәриянең караңгы гүрләре нурлы, урыннары оҗмах түрләрендә булсын.

 


Фикер өстәү