Исегезгә төшерәбез: ашыгыч ярдәмне «03» номеры буенча чакырып булмый хәзер! Шәһәр телефоннарыннан да, кәрәзле телефоннан да «103» номерына шалтыратырга кирәк.
Элек «103» номеры буенча чакырулар төрле территорияләрнең медицина оешмалары аша кабул ителә иде. Узган елның мартыннан Казан территориясеннән барлык шалтыратулар яңа платформа аша кабул ителә башлады. Инде менә 2026 елның апреленнән бердәм үзәкләштерелгән диспетчерлык хезмәте бөтен республиканы колачлый. Үзәктә Татарстан буенча сәгатенә 300 чакыру кабул итәләр.
Үзәкләштерелгән идарәнең төп аермасы нидә хәзер? Бригадалар элеккеге кебек беркетелгән зонада эшләми, якындагы чакыруга җибәрелә. Авыру кешене хастаханәгә салганнан соң, подстанциягә кире кайтмыйча, башка зонадан киләсе чакыруга күчерелә ала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез