Газетага язылу

Казан урамнарына кар көрәүче роботлар чыкты

Казанда урамнар һәм тротуарларны кардан арындыру өчен роботлаштырылган сигез машина җәлеп иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты хәбәренә таянып яза.

«Алар гадәттә кул белән җыештырыла торган тротуарлар һәм урамнарны чистарта. Карны тиз һәм җиңел көриләр», – диелгән хәбәрдә.
Машиналар шәһәр урамнарында сынау режимында эшли әле. Комитетта, алга таба роботлар юл хезмәтләренең ышанычлы ярдәмчеләренә әйләнсен өчен, предприятиеләрнең элемтәгә керүен көтәләр.
Шул ук вакытта комитетта билгеләп үтелгәнчә, үткән тәүлектә Казанда 5,3 мм күләмдә кар яуган. Кар җыештыру өчен 210 берәмлек техника һәм 274 эшче җәлеп ителгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре