Газетага язылу

Казанда XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышы башланды

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышы башланды.

Утырыш алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә багышланган фотокүргәзмә белән танышты. Чарада катнашучыларны «Татар кызы» халыкара конкурсы финалистлары һәм татар көрәшчеләре каршы алды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Рөстәм Миңнехановны Бөтендөнья татар конгрессының үтеп баручы елдагы иң мөһим вакыйгаларын һәм проектларын чагылдырган фотосурәтләр белән таныштырды.

Пленар утырыш Васил Шәйхразыев рәислегендә уза. Анда Россия Федерациясенең 55 төбәгеннән һәм 9 чит илдән барлыгы 400гә якын татар эшмәкәре катнаша. Иң яшь делегатка 20 яшь, иң картына - 85 яшь.

Катнашучылар арасында Татарстан Республикасы җитәкчелеге вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзалары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, компания җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бар.

Пленар утырышның шәрәфле кунаклары арасында Кытай, Иран, Төркия, Һиндстан, Беларусь, Венгрия, Казахстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстан республикаларының генераль консуллары, Чечен Республикасы вәкиле, шулай ук Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Ватандашлар белән эшләү департаменты бүлеге җитәкчесе Ирина Самарина катнаша.

Пленар утырышның төп игътибар үзәгендә – эшлекле хезмәттәшлекне үстерү, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар эшмәкәрләре арасындагы элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре