25 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда пенсионерларның нинди федераль салым ташламаларыннан файдалана алуын аңлаттылар
2026 елда милек салымнарын һәм 2025 ел өчен НДФЛ хәбәрендә күрсәтелгән салымнарны 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Пенсионерларга федераль ташламалар каралган, алар түләү суммасын сизелерлек киметергә мөмкин, дип аңлатты Дәүләт Думасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Никита Чаплин. Бу хакта «RT» сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
МӨҺИМ
Таеп китмәсен: юлчылар кышка әзерме?
Татарстанда быел юл эшләренә 97,6 миллиард сум акча тотыла. Зур юллар белән беррәттән авыллар турында да онытмадылар. Яңасын салдылар, киңәйттеләр, күтәрттеләр, яктырттылар. Хәзер кыш турында уйлыйсы. Республиканың көнчыгышында дүшәмбе ява башлаган кар икенче көнне Казанга да килеп җитте. Юлчылар кышка әзерме?
-
Яңалыклар
Казанда XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышы башланды
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышы башланды.
-
Яңалыклар
Республикада карлы, ләкин җылы һава торышы саклана
Бүген, 25 ноябрьдә, Татарстанда Балкан циклоны йогынтысында карлы һава торышы көтелә, әмма һава температурасы әле шактый югары булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге белдерә.
-
Яңалыклар
Татарстанда авария хәлендәге торактан күченүчеләр өчен фатирларның сыйфаты тикшереләчәк
Татарстанда ТР территориясендә гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программаларын гамәлгә ашыру кысаларында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү өчен билгеләнгән фатирларның сыйфаты мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне карау буенча комиссия төзелде.