Урыны белән кар, җепшек кар һәм яңгыр рәвешендә көчле явым-төшемнәр булачак. Республиканың аерым районнарында бураннар күзәтелергә һәм бозлавык хасил булырга мөмкин. Көндез исә явым-төшем урыны-урыны белән генә булачак.
Көньяк-көнчыгыштан секундына 7–12 метр тизлектә исүче җил көн дәвамында юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Төбәк юлларында бозлавык, урыны белән кар боткасы барлыкка киләчәк.
Көндез Татарстан буенча һава температурасы +4тән -1 градуска кадәр (ТР башкаласында +1дән -1 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез