Газетага язылу

«Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесендә Мөслим районы бик эчтәлекле программа тәкъдим итә

27 ноябрьдә «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында Мөслим районы Казанның Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Мөслим: традицияләр йөрәкләребездә, киләчәк – безнең кулларда» дигән масштаблы программасын тәкъдим итәчәк.

Бу хакта Татарстанның мәдәният ресурс үзәге хәбәр итте.

Кунаклар Мөслимне традицияләрне саклаучы, үткәне белән илһамланучы һәм киләчәкне төзүче төбәк буларак ача алачак.

Чара программасы:

  • 12:00-17:00: Күргәзмә локацияләре презентациясе, ярминкә мәйданчыгы, «Татар ишегалды» тарихи-этнографик күргәзмәсе.
  • 13:30-17:00: Мәдәни программа, иҗади күргәзмәләр эше.
  • 13:30-17:00: Мастер-класслар территориясе, балалар мәйданчыгы.
  • 15:00-16:00: «Мөслим бакчалары» глэмпингын, районның туристик маршрутларын һәм «Нурлы ислам» проектын презентацияләү.
  • 16:00-17:30: Районның иҗади коллективлары катнашында «Мөслим: традицияләр йөрәкләребездә, киләчәк – безнең кулларда» концерт программасы.

Чарага гаиләләрегез, дусларыгыз белән килегез һәм Татарстанны яңа яктан ачыгыз, ди оештыручылар. Керү ирекле.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре