Газетага язылу

Татарстан икътисадына һәр ел саен 51,4 мең чамасы яңа хезмәткәр таләп ителә

Татарстанда 2032 елда эшләүчеләр саны 2,1 миллионга җитәчәк. Республика икътисадына һәр ел саен 51,4 мең чамасы яңа хезмәткәр таләп ителәчәк. “Работа в России” порталының төбәктәге эш бирүчеләр арасында үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шундый.

Фаразлар буенча, предприятиеләргә ел саен урта һөнәри белемле 28,2 мең кеше (эшләүчеләрнең 54,9 проценты), югары белемле – 18,8 мең кеше (36,7%), шулай ук квалификациясез эшчеләр (8,4%) кирәк булачак.

 

Югары белемлеләр арасыннан инженерлар, табиб, укытучы, мәгълүматлар базасы буенча белгечләр, хисапчылар иң кирәкле белгечләр булыр дип көтелә. Урта һөнәри белемгә ия булучылардан – сак хезмәткәрләре, пешекче, урта медицина персоналы, ә инде эшче һөнәрләре арасыннан – йөртүчеләр, электромонтер, станокчы, автомобиль, авыл хуҗалыгы техникасы механиклары һәм ремонтчылар, слесарь-сантехник, эретеп ябыштыручы, слесарь-җыючыларга ихтыяҗ зур булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре