Газетага язылу

Табиб «аяктан ега торган» вирус билгеләрен атап үтте

Бик авыр кичерелүе сәбәпле, “аяктан ега торган вирус” дип аталган инфекциянең билгеләре мәгълүм булды.

Тән температурасы еш кына 39-40 градустан артып китә, нык хәлсезлек сизелә, бөтен тән сызлап авырта, бизгәк тота, бик көчле баш авыртуы, коры ютәл барлыкка килә, тамак авырта.

Туберкулез фәнни тикшеренү институты директоры урынбасары Юлия Ермолаева ТАСС хәбәрчесе белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә Казахстанда пәйда булган әлеге вирусны Россиягә, башкалары кебек үк, туристлар һәм мигрантлар “алып кайтырга” мөмкин.

Инфекционист билгеләп үткәнчә, рәсми мәгълүматларга караганда, Казахстанда А гриппы (H1N1) вирусы, риновирус, аденовирус кебек вируслар өстенлек итә. Яңа вирус китереп чыгарган грипп аеруча балаларда, өлкәннәр һәм йөкле хатын-кызларда җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре