Төбәк Министрлар Кабинетының шул хактагы боерыгын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Оештыру комитеты республикада игълан ителгән Минтимер Шәймиев елы кысаларында 2027 елда чаралар әзерләгәндә һәм уздырганда Татарстан дәүләт хакимияте органнарының, федераль башкарма хакимият органнары территориаль структураларының, җирле үзидарә органнарының һәм иҗтимагый берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеген оештыру өчен төзелә.
Яңа структура Шәймиев елы кысаларында төп чараларның, программаларның һәм аерым чараларның гамәлгә ашырылу барышын, шулай ук аларны уздыру өчен бүлеп бирелгән акчаларның максатчан тотылуын анализлау, төрле структураларның үзара хезмәттәшлеген оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләү, аларның нәтиҗәлелеген бәяләү һәм әлеге хезмәттәшлекне тәэмин итү кебек бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән.
Оештыру комитеты рәисе итеп Алексей Песошин билгеләнде. Аның урынбасарлары арасында ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров бар. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова оештыру комитеты секретаре булды.
Киләсе елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 90 яшь тула. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада 2027 ел Минтимер Шәймиев елы дип игълан ителде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез