Парламентарий сүзләренчә, әгәр түбәдән, су үткәргечтән яки козыректан боз төшеп, машинаны җимерсә яки кешене җәрәхәтләсә, үз гаебен исбатлауны идарәче компания башкарырга тиеш.
«Дәвалану чыгымнарын, югалтылган хезмәт хакын, машинаны ремонтлау чыгымнарын һәм рухи зыянны каплауны таләп итәргә мөмкин. Практика күрсәткәнчә: судлар идарәче компанияләрдән чын суммаларны түләттерә», – диде Свищев ТАСС агентлыгына биргән әңгәмәсендә.
Кар яугач, бозлавыкларны бетерү срокларын билгеләүче бердәм норматив юк. һава торышы тиз үзгәрү сәбәпле, идарәче компанияләр хәл-шартларга карап эш итәргә: түбәләрне даими карап торырга, куркыныч урыннарны әйләндереп алырга һәм бозлавыкларны чистартырга тиеш, дип искәртте депутат.
Бозлавыкларны күргәндә, депутат аларны адрес белән бергә фотога төшереп, идарәче компаниягә куркынычны бетерү таләбе белән язмача гариза җибәрергә киңәш итте. Әгәр идарәче компания җавап бирмәсә, Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Әгәр боз төшү зыян китерсә, полиция чакырырга, булган хәлне теркәргә, медицина документларын һәм чекны җыярга, аннары идарәче компаниягә суд алдындагы дәгъва җибәрергә кирәк, дип билгеләп үтте Свищев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез