ГОСТның төп максаты – элеккеге хәрби хезмәткәрләргә һөнәри күнекмәләрен торгызуга, хезмәт коллективларына җайлашу һәм алга таба карьера үсеше өчен шартлар тудыруга ярдәм итү.
Документны эшләгәндә Мәскәү, Ленинград, Брянск һәм Белгород өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы һәм башка төбәкләр тәҗрибәсен исәпкә алганнар.
Тәкъдим ителә торган ярдәм чаралары арасында – эш эзләүчеләрнең күнекмәләре һәм теләкләрен исәпкә алып, вакансияләр булдыру, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм ветераннар өчен эш урыннары резервы булдыру.
Моннан тыш эш бирүчеләргә корпоратив программалар кысасында өстәмә ярдәм чаралары күрү тәкъдим ителә. Аерым алганда, биредә сүз торак-коммуналь хезмәтләр өчен яки торак арендасы өчен түләү чыгымнарын тулысынча яки өлешчә компенсацияләү турында бара.
Шул ук вакытта стандарт проекты рәсми расланганчы кулланыла алмый, диелгән документта.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез