Узган ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме тәүге тапкыр 400 миллиард сумнан артып китте. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов бу хакта Санкт-Петербургта «Вместе-РФ» телеканалына биргән интервьюсында әйтте.
– Авыл – авыл хуҗалыгы гына түгел ул. Гади җитештерү генә булып калмыйча, тормыш рәвеше дә. Татарстанда хакимият органнары эшендә авыл тормышына һәм авыл хуҗалыгына игътибарлы мөнәсәбәт һәрвакыт өстенлекле булды, – диде ул.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Татарстан – 68 мең квадрат чакрым территория, 3 миллион гектардан артык уңдырышлы җирләр ул. Алар эшкәртелергә, кешеләр биредә уңайлы шартларда яшәргә һәм эшләргә тиеш. «Татарстанда, шул исәптән авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән социаль программалар гамәлгә ашырыла. Республикадагы бер генә торак пункт та игътибардан читтә калмый», – диде ул.
Парламент җитәкчесе хуҗалык итүнең кече формаларын – фермер хуҗалыкларын һәм шәхси хуҗалыкларны үстерүгә аерым тукталды. Ун ел элек Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турындагы закон кабул ителде. «Хуҗалык итүнең кече формалары авыл тормышының нигезен саклый да инде. Узган ел алар тарафыннан 160 миллиард сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Барлыгы 2,5 мең фермер хуҗалыгы, 500 гә якын кооператив эшли. Аларга зур ярдәм күрсәтелә. Кабул ителгән закон кысасында нәкъ менә хуҗалык итүнең кече формаларына ел саен якынча 2 миллиард сум акча бирелә», – диде Марат Әхмәтов.
Республиканың агросәнәгать комплексы алдында торган стратегик бурычлар турындагы сорауга җавап биргәндә, Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы тармагына зур инвестицияләр җәлеп ителүгә дә карамастан, вазгыятьнең борчу уятуын әйтте. «Без 2,3 миллион тонна сөт җитештерәбез, шул ук вакытта сатып алу бәяләре түбән булып кала. Сату, зыянсыз эшләүдә балансны саклап калу катлауланды. Зур инвестицияләр җәлеп итүгә сагаеп карыйлар. Ашлыкны сатып алу бәяләре белән дә шул ук хәл. Без уртача 4,5–5 миллион тонна ашлык үстерәбез. Бу – майлы культуралардан тыш. Шул ук вакытта сатып алу бәяләре 2021 ел дәрәҗәсендә кала, алар биш ел дәвамында артмый. Авыл хуҗалыгында мондый хәлләр еш була – югарыга күтәрелүләр, түбәнгә тәгәрәүләр, әмма тулаем алганда республиканың авыл хуҗалыгы җитди ресурсларга ия», – диде Марат Әхмәтов.
Бүген Татарстан үстерә торган аерым юнәлеш – хәләл продукцияне читкә озату. «Бу эш әлегә алай ук киң колач алмады, әмма бу – үзенчәлекле эш, аның таләпләре бик югары. Хәләл базарны үзләштерербез, дип өметләнәбез», – диде Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы.
Яшьләрне авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә ничек җәлеп итәргә? Марат Әхмәтов фикеренчә, илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда бу мәсьәлә ул дәрәҗәдә үк кискен тормый. «Республика динамикалы икътисадка ия, биредә берничә дистә илкүләм проект гамәлгә ашырыла. Алар шул исәптән авыл җирендә тормыш сыйфатын яхшыртуны да күз уңында тота, – диде ул. – Болар барысы да ахыр чиктә кадрлар тотрыклылыгы файдасына эшли. Соңгы елларда һөнәри белем бирүгә – көллиятләр һәм училищелар системасын, ресурс үзәкләрен үстерүгә зур игътибар бирәбез».
«Дума-ТВ» телеканалына биргән интервьюсында исә Марат Әхмәтов республикада мелиорация комплексын үстерү турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Татарстан хәвефле игенчелек зонасында урнашкан. Әңгәмә барышында ул республика авыл хуҗалыгының катлаулы чорларын искә төшерде. «Үзебез кичергән тәҗрибәдән башлыйм. Егерме ел авыл хуҗалыгы министры булып эшләдем. Республиканың агросәнәгать комплексы катлаулы климат шартларында эшли. Гадәттә бездә биш елның икесе коры килә. Еш кына биштән өчесе дә була. Әмма биш елның берсе – бик коры. 2010 ел безнең өчен мелиорация мәсьәләләренә яңадан төшенү өчен җитди мәктәп булды», – диде ул.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, әйбәт килгән елларда республика аграрийлары 5 әр миллион тонна ашлык җыя, 2,3 миллион тонна сөт җитештерә. «Сөт җитештерү – шул исәптән җитәрлек күләмдә дым белән тәэмин ителгән сусыл азык запаслары да ул. 2010 елдагы корылык сабакларыннан чыгып, үзебезнең мелиорация программасы булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Системаны үстерүгә миллиард ярым чамасы акча салдык, биш йөздән артык ясалма сулыкларны торгыздык. Шул ук вакытта дәүләт һәм товар җитештерүчеләрнең чыгымнарын бүлештек, бу чыгымнарның яртысын, хәтта зуррак өлешен субсидияләдек. Дистәләрчә мең чакрым суүткәргеч төзедек. Соңгы елларда федераль программалар белән бик җитди эшлибез, әлеге программада ныклап катнашабыз. Федераль программаны исәпкә алып, соңгы биш елда мелиорацияне үстерүгә 13 миллиард сумнан артык акча тоттык. Хәзер без су белән тәэмин итүнең тотрыклы системасына ия. Әйе, барлык 3 миллион гектар сөрү җирләрен дә сугаруга күчереп булмый, әмма кайда мөһим, шунда су бар – 150 мең гектар чамасы җирне сугарабыз. Технологияләрне дә үстерәбез», – диде Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы. Татарстан федераль дәүләт программаларында да катнаша, республика программалары да бар. «Болар барысы да бергә республика авыл хуҗалыгы тармагының алга таба динамик рәвештә үсешен тәэмин итәчәк», – диде Марат Әхмәтов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез