Газетага язылу

Менделеевск районының Песәй авылында яңартылган Тукай һәйкәле ачылды

Песәйгә Тукай кайтты. Менделеевск районының Песәй авылында яңартылган һәйкәл ачу тантанасында авыл халкы әнә шулай дип сөенеште. Заманасында Шагыйрь сынын скульптор Бакый Урманче авылга үзе килеп ясаган булган. Авыл халкы аны үзара салым акчасына төзекләндергән. Тукай сүзен, аның үзен олылаган авылда «ВТ» хәбәрчесе дә булып кайтты.

Менделеевск районының Песәй авылында яңартылган Тукай һәйкәле ачылды

Гамь булганда...

Песәйдә бүген 156 йортта 350 кеше яши. Бер урамнары Тукай исемен йөртә. Җирлектә Тукай авылы да бар. Тик йорты унга гына калган. Колхозлары да кайчандыр «Тукай» дип аталган. Кыскасы, Шагыйрьгә бөтенләй башка мөнәсәбәт бу якларда.

– Элек колхозыбыз «Кызыл Йолдыз» дип атала иде. Колхоз рәисе Мәүҗит Латыйпов аны «Тукай» дип үзгәртте. Аннан соң килгән җитәкче Марсель абый Гыймазетдинов, Бакый Урманчены эзләп табып, Тукай һәйкәлен ясатты. Аны клуб янына урнаштырдылар. Клуб белән бергә һәйкәл дә тузды. Узган ел авыл җирлеге, район җитәкчелеге аны төзекләндерергә булды. Һәйкәлне яңа урынга – мәктәп янына күчердек. Тарихи мирас югалмады. Мәктәп янында булгач, ул яшәячәк һәм матур булачак, – ди төбәк тарихчысы, мәктәпнең тарих укытучысы Наил Тимербаев.

Наил Тимербаев әйтүенчә, мәктәптә укыту татар телендә алып барыла. Тик гаиләдә татарча сөйләшмәсәләр, татар теле бетте, дигән сүз. Мәктәп кенә өйрәтә алмый. Бала кулындагы телефонда бар нәрсә дә русча чөнки. Ә мәктәп булганда, авыл да сакланачак.

Үзем күрдем

Бакый Урманченың һәйкәлне ничек ясавы турында авылның хәзерге имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Нәҗипов болай дип сөйләде:

– Һәйкәлне 1983 елда куйдылар. Мин ул чакта «Тукай» колхозында токарь булып эшли идем. Мәдәният йортына барып, Бакый аганың сынны ничек ясавын карап тордым. Төнгә кадәр иҗат итә иде. Һәйкәлне ике айлап ясагандыр. Бакый ага Әхмәтхан абый Әхмәтҗанов йортында яшәде. Катык яратканы истә калган.

Без – бер токымнан

Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров та авыл халкының шатлыгын уртаклашты.

– Тукай әдәбиятта, тарихта исем генә түгел, ул – халыкның рухи көче, аның теле, мәдәнияте, җаны да. Аның әсәрләре бүген дә заманча яңгырый. Төрле буын кешеләренең күңелендә кайтаваз таба, – диде Роберт Искәндәров.

Яңартылган һәйкәлне ачарга Казаннан да кунаклар килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов башка төрки халыкларның да Шагыйрьне зурлавын әйтте.

– Без – Тукайлы халык. Тукай татар халкының гына түгел, төрки халыкларның да үсешенә дә зур өлеш керткән. Аны безнең халыкларның гына түгел, 200 миллионга якын төрки халыкларның барысы да зур галим, зур шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе дип таный, – диде Ирек Шәрипов.

Ә укучыларга исә: «Әйдәгез, туган якларыбызда яшик. Бу дөньяда Песәй авылыннан да матуррак җир бармыни? Юк бит. Кадерен белегез», – дип мөрәҗәгать итте. Бу минутларда балаларның йөзләрендә елмаю хисе балкыды.

Бу көнне Менделеевск районында Тукайга багышланган чаралар күп үтте. Башта татарча диктант яздылар, аннан туган телгә бәйле бәйрәм тантанасы булды. «Атмосфера» үзәгендә юбилей уңаеннан сәнгать күргәзмәсе оештырылган иде Хәтта көрәш бәйгесен дә Шагыйрьгә багышлап уздырганнар. Районда беренче тапкыр Риза Газизов исемендәге премия булдырганнар. Туган телләрне үстерүгә керткән өлеше өчен ел саен бер укытучыны бүләкләргә җыеналар. Беренчесенә Менделеевскиның 3 нче мәктәбендә 46 ел директор урынбасары булып эшләгән Римма Нәгыймова лаек булды. Ә «Ижминводы» шифаханәсендә узган конференциядә телне, тарихны саклау турында сөйләштеләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре