Аның әйтүенчә, кайвакыт авыр сүзләр җырчының күңелен үтә нык яралый. Шуңа күрә ул сүзләрне үлчәп сөйләргә һәм язарга киңәш иткән. Машинасы юлда авариягә эләгеп, өлкән яшьтәге хатын-кызга зыян килгәннән соң хейтерларның комментарийлары җырчының күңеленә аеруча авыр тәэсир иткән.
– Бу хейтерларның, танылган кешеләрне – блогерлар, артистлар, башкаларны хурларга хокукым бар, дип уйларга кайчан башларына җиткән соң?! Нәрсә, блогерлар һәм артистларның йөрәге юк, дип уйлыйлармы әллә?! Аларга да бик авыр. Кайвакыт комментарийлар укып ятканда күз яшьләрен тыеп булмый. Мин авыр хәлдә калганнан соң: “Исерек булгансың”, “Син – наркоман” дип язучылар да табылды. Мондый сүзләр күңелемә тимәгәндер дип уйлыйсызмы? Ничек авыр булганын үзем генә беләм...
Теләсә нәрсә язганчы, иң элек башыгыз белән уйласагыз иде. – дип билгеләп үткән Асаева.
Оркестрга кушылып җырлавы сурәтләнгән яңа видеосына тискәре комментарийлар калдырулары артистның хейтерларга мөрәҗәгать итүенә сәбәп булган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез