Ел ахырына кадәр, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән, Татарстанның хәләл продукция җитештерүчеләре ассоциациясен оештыру планлаштырыла.
«Эмиз» җитештерү ширкәте җитәкчесе Раил Наил улы Фазылҗанов пленар утырышта ясаган чыгышында хәләл индустриясе вәкилләрен берләштерү максатыннан «Хәләл индустриясе эшкуарлары берлеге» төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Яңа берләшмәнең төп максаты – хәләл продукция җитештерүчеләргә һәм эшкуарларга ярдәм итү, алар арасында хезмәттәшлекне ныгыту, уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр булдыру.
Берлек эш башларга теләүчеләргә бизнесларын үстерүдә, яңа проектлар башлап җибәрүдә һәм хәләл сертификаты алуда ярдәм итәргә ниятли. Шулай ук ул Татарстанда хәләл индустриясен үстерүгә һәм республика продукциясенең халыкара дәрәҗәдәге абруен ныгытуга үз өлешен кертәчәк, диелә Бөтендөнья татар конгрессы хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез