Анда Казан гарнизоны гаскәрләре парады, театральләштерелгән программа һәм кичке концерт узачак, ә бәйрәм Казансу елгасы акваториясендә матур салют белән тәмамланачак. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сөйләде.
Көн дәвамында истәлекле тантаналар, акцияләр һәм концертлар шулай ук Җиңү паркында, Казан Кремлендә һәм Бауман урамында оештырыла. Абзалов сүзләренчә, чаралар Архангел һәм Арча зиратларында чәчәкләр салу тантанасыннан башлана. Бәйрәм чаралары Җиңү паркында Мәңгелек ут янында, тыл хезмәтчәннәре, аналар һәм тол хатыннар, шулай ук Совет солдаты һәйкәлләре янында да узачак.
– Меңьеллык мәйданын төп бәйрәм мәйданчыгы буларак сайладык. Анда бәйрәм чаралары 9:00 сәгатьтә башлана, шунлыктан тамашачыларны Казан Кирмәне янында алдан ук урын алырга чакырабыз, – диде комитет җитәкчесе урынбасары. Һәр елдагыча Казан гарнизоны гаскәрләре парады көндезге унда башлана. Тантаналы маршта хәрби хезмәткәрләр, берничә хәрби училище курсантлары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар, шулай ук хәрби кафедра студентлары катнаша. Колонналар узганнан соң мәйданда сәнгать осталары катнашында бай эчтәлекле театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителә.
Шәһәр башлыгы Илсур Метшин үз чиратында, бәйрәм чараларын оештыру буенча җаваплы оешмалар, затлар билгеләнүен әйтте. «Бәйрәмгә кадәр бераз вакыт бар әле. Бу көннәрдә шәһәр халкына, үз сәфәрләрен алдан кайгыртып кую өчен, юлларның кайда ябылуы турында мәгълүмат бирергә кирәк. Тарихи хәтергә булган мөнәсәбәтебезне без балаларыбызга да җиткерергә тиеш. Кулларына корал тотып, үз гомерләрен кызганмый Ватаныбызны саклаган, Җиңү көнен якынайту өчен тылда көн-төн тир түккән кешеләргә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында без тагы да игътибарлырак булырга тиеш. 9 Май көнне шәһәр үзәгендә, районнарда, уку йортларында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган бик күп чаралар үткәрелә. Берничә буын бабаларыбызга рәхмәт хисләрен җиткерү алымы булган «Үлемсез полк» акциясе бу елны да оештырыла», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Азат Абзалов ассызыклаганча, күркәм гадәт буенча бәйрәм программасы Җиңү паркында дәвам итәчәк. Биредә Казанның яшь армиячеләре һәм кадетлары катнашында җыр бәйгесе, «Җиңү фанфаралары» дип аталган балалар фестиваленең гала-концерты, шулай ук шәһәр халкы, кунаклар өчен зур концерт программасы әзерләнә. Шул ук вакытта бәйрәм чаралары «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы территориясендә дә оештырыла. Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда 11:00 сәгатьтә ел саен үткәрелә торган «Җиңү вальсы» патриотик акциясе уздырыла.
– Бәйрәм уңаеннан Кирмәнгә килүчеләр шушында ук мемориаль «Геройлар дивары» стенды белән таныша ала, алар өчен кыр кухнясы да эшләячәк. Меңьеллык мәйданында кичке программа 19:00 сәгатьтә башлана. Сәхнәдә сәнгать осталары, берничә яшьләр төркеме һәм иҗат коллективлары, шулай ук «Җырлый торган Казан» проекты кысасында шәһәрнең җыелма хоры чыгыш ясаячак. Бәйрәм чаралары 22:00 сәгатьтә Казансу елгасы янында кичке салют белән тәмамлана, – диде Абзалов.
Шуны да әйтергә кирәк: 7 һәм 8 май көннәрендә башкала урамнарында «Җиңү трамвае» йөри башлый. Бу көннәрдә Җиңү проспекты буенча хәрәкәт итә торган 5 нче трамвай Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган интерактив мәйданчыкка әйләнә. Пассажирлар өчен «Сәйдәш» мәдәният үзәге артистлары тарафыннан әзерләнгән тематик программа тәкъдим ителә. Юлчылар, мәдәният үзәге артистлары белән бергә, 1940 нчы еллардагы тарихи вакыйгаларны хәтердә яңартачак.
Абзалов сүзләренчә, бәйрәм уздырыла торган урыннарда медицина, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм волонтерлар кизү торачак. Транспорт хәрәкәте чикләнгән юл өлешләренә өстәмә техника куелачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез