Быел 25 мартта ук уянган талпаннар 437 кешегә кадалырга өлгергән. Шуларның 57 се – балалар. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге күзгә күренмәс дошман белән урманга чыгып йөргәндә, ау белән мавыгып киткәндә очрашкан. Шәһәр халкын да кызганмаган алар. Казанда – 66, Чаллыда – 32, Әлмәттә 27 кеше зыян күргән.
– Быел кешегә кадалган 33 талпан тикшерелде, берсендә иксодлы талпан боррелиозы табылды, – дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Талпан энцефалиты белән авыручылар юк. Әлегә прививканы 5514 кеше ясатты. Бу планның 43 процентын тәшкил итә.
Ялындырып кына килгән язның да файдасы бар, димәк. Әмма барыбер тиздән – май бәйрәмнәре җитүгә күңел табигатькә тартыла башлаячак. Сигез аяклы «дус»лар шунда сагалап торачак та инде. Шул сәбәпле шәһәрдә кеше күп йөри торган урыннарда талпанга каршы эшкәртү чаралары узачак. Парклар гына түгел, зират яннары, җәйге савыктыру оешмалары территорияләренә дә кагыла бу эшләр.
Күптәнге танышлар булсак та, талпан кадалган очракта нишлисе икәнен тагын бер кат искә төшерү артык булмас. Каныгызны суыра башлаган талпан белән бергә травматологиягә мөрәҗәгать итегез. Талпанны үзегез алган очракта да аны ташларга ашыкмаска киңәш итә табиблар. Лабораториягә тапшырырга кирәк. Талпанда боррелиоз йә энцефалит табылса, 72 сәгать эчендә күрсәтелгән ярдәм күпкә нәтиҗәлерәк була. Талпан кадалганнан соң кыйммәтле кан анализы тапшырып йөрүнең исә бер кирәге дә юк, ди белгечләр. Ул берни күрсәтмәячәк. Үзегезне 21 көн дәвамында күзәтегез. Салкын тигән кебек чирли башласагыз да, табибларга мөрәҗәгать итегез, талпан кадалу турында әйтергә онытмагыз. Талпаннар елга берничә тапкыр аеруча актив була. Май–июнь айларында котырып алганнан соң июль кызуында бераз сүреләләр. Икенче дулкын булып август ахыры–сентябрь аенда баш калкыталар. Шул чорда аеруча игътибарлы булу зарур.
– Балалар лагерьлары талпаннардан, кимерүчеләрдән эшкәртелеп, Роспотребнадзор бәяләмәсе бирелгәннән соң гына ачыла. Гомумән, балаларга табигатьтә куркынычсызлык чаралары турында кечкенәдән аңлатырга кирәк. Чуар булмаган, ачык төстәге, ябык кием сайлагыз. Хәтта коляскага да репеллент, ягъни бөҗәк, талпаннарны куркыта торган сиптергечләр сибәргә була.
Кар эрүгә, авыл халкы да, шәһәрләрдә яшәүчеләр да кимерүчеләрдән зарланган иде. Казанны тычкан-күселәрдән арындыру өчен өстәмә акча бүлеп бирелгән, дип әйттеләр бүген матбугат очрашуында. Ишегалды һәм бакчаларда үзен хуҗаларча тоткан кимерүчеләрдән вакытында котылырга куша Роспотребнадзор хезмәте. Алар төрле авырулар йоктырырга мөмкин.
Алсу ШАКИРОВА
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез