Бу хакта матбугат очрашуында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
– Күп очракта хезмәткәр дә, эш бирүче дә гап-гади кагыйдәләрне үтәми. Әйтик, бер оешмада эшче баскычтан төшеп имгәнә. Баксаң, баскыч тиешенчә беркетелмәгән булып чыга, – ди министр. – Имгәнүнең төп сәбәпләре булып куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү тора. Күп очракта төзек булмаган җиһазлар кулланыла, эш кораллары белән дөрес эшләмәү ачыклана. Хезмәткәргә эш бирүчеләр куркынычсызлык хакында аңлатырга, сөйләргә тиеш. Тикшерә башлагач, кайдадыр мастерларның да карап бетермәве ачыклана.
2026 елның беренче кварталында 82 предприятие һәм оешмада хезмәт кануннарының ничек үтәлешен тикшергәннәр. Нәтиҗәдә анда эшләүчеләрнең хезмәт хокукларын бозуның 1273 очрагын ачыклаганнар һәм аланы төзәтү өчен 156 документ төзелгән. 4544 кеше штрафка тартылган. Аларның күбесе хезмәт хакларын түләүгә бәйле.
– Узган ел 370,1 миллион сум тоткарланган хезмәт хакын түләттек. Быелның өч аенда исә 14,2 миллион сум акча хезмәткәрләргә барып җитте. Хезмәт килешүе төземичә генә кешеләрне эшләткән оешмаларны ачыклау да дәвам итә. Быел рәсми төстә теркәлмичә эшләүче хезмәткәрләр белән 4068 хезмәт килешүе төзелде, – ди Эльмира Зарипова. – Хезмәт килешүе булмау – киләчәкне кайгыртмау ул. Әйтик, теркәлеп эшләмәгән кешенең пенсиясе дә бик аз була. Аеруча хатын-кызлар өчен килешү бик кирәк. Алар үзләрен якланган итеп хис итәргә тиеш. Декрет ялына киткәндә, балага пособие билгеләгәндә эш урыны кирәк. Шулай ук авырган очракта да больничный түләнергә тиеш.
Казанда яшәүче Таһир Газизуллин озак еллар акчаны «конверт»та алган. Яшерми, аз булмаган. Авырый башлагач, бик күп кыенлыклар белән очрашкан. Узган ел пенсиягә чыккан. Анысы да аз чыккан.
– Вакытында уйлап бетермәгәнмен. Дөрес эшләмәгәнмен икән. Акчаны да җыеп бара белмәдем. Әмма яшьлектә начар яшәмәдек. Чит илгә еш йөри идек. Ә хәзер бик аз пенсия алам. Акчам җитмәгәнгә, балалар бакчасында сакта утырам, – ди ул.
Эш урынында тән җәрәхәтләре алу фактлары буенча республикада 51 җинаять эше ачылган. Тиешле таләпләрне үтәмәгән очракта оешма эшчәнлеген 90 көнгә туктату да каралган. Әле алар зыян күрүчегә акчалата ярдәм итәргә тиеш.
Лаешта яшәүче Фирая Насыйбуллина бер заводта җыештыручы булып эшләгән. Зур савытларны чистартып юганда, йөзенә составында химик элементлар булган катнашма эләгә. Бер күзенә операция ясыйлар, битенә тире күчереп утырталар.
– Сәламәтлегемне югалтсам да, дәүләт ташламады. Тиешле бар түләүләрне алдым. Пенсиямә акча да өстәлә. Ел саен тернәкләндерү үзәгенә барып кайтам. Саксызлык харап иткәнен дә беләм, күрәчәк, дип тынычланам. Егыласымны белсәм, салам түшәр идем дә бит. Сакланып бетеп булмады, – ди Фирая апа.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез