Аның сүзләренә караганда, республикада саклана торган 6 мең объект бар, шуларның 2 меңнән артыгы мәдәни мирас реестрына кертелгән. 2018 елдан шәхси инвестицияләр хисабына Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм районнарында 25 бина торгызылган һәм заманча максатларга җайлаштырылган. Аларда хәзер кунакханәләр, апартаментлар, торак, күргәзмә киңлекләре урнашкан. Бүгенге көндә 14 мәдәни мирас объектында ремонт-реставрация эшләре алып барыла. Мәсәлән, Татарстан башкаласында Бауман урамында сәүдәгәр Василий Щетинкин йортын торгызалар, анда кунакханә урнаштырырга планлаштыралар. Гущин хәбәр иткәнчә, биналарның берсе – 2026 елда, икенчесе 2027 елда файдалануга тапшырылачак. Ел ярым эчендә инвестицияләр күләме 500 млн сумга җиткән.
Исегезгә төшерәбез: 2026 елның март ахырында РФ Президенты Владимир Путин 2030 елга кадәр илдә хуҗалык әйләнешенә кимендә 1 мең мәдәни мирас объектын җәлеп итәргә кирәк, дип белдерде. Хөкүмәткә, ДОМ.РФ һәм төбәк хакимият органнарына тиешле план төзү һәм аны гамәлгә ашыруны тәэмин итү йөкләнде. Эш нәтиҗәләре турында агымдагы елның 1 ноябренә кадәр хисап тотарга кирәк булачак.
Гущин сөйләгәнчә, инвесторлар мәдәни мирас объектларын ташламалы бәядән 1 сумнан сатып ала ала. Шулай ук аларга кунакханә проектлары өчен ташламалы 6 процентлы һәм эшчәнлекнең башка форматлары өчен 9 процентлы кредитлар тәкъдим ителә. Моннан тыш объект торган җир кишәрлеген елына 1 сумга арендага бирәләр. Реставрация тәмамлангач, ташламалы шартларда сатып алу хокукы карала. Татарстан шулай ук инженерлык коммуникацияләре үткәрүдә ярдәм итә һәм проект эшләренә акча бүлеп бирә. Проектлауны 2 ел эчендә төгәлләргә кирәк, ремонт һәм реставрацияне – өч ел эчендә.
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина торгызу һәм заманча максатларга җайлаштыру өчен сатып алырга мөмкин булган мәдәни объектларның республиканың инвестицион порталында һәм инвестицион картасында урнаштырылуы турында сөйләде.
«Без бу объектларны ачыкладык, аларның торышын, тарихын билгеләдек. Һәм бүген барлык мәгълүматны Татарстанның инвестицион порталында һәм инвестицион картасында карап була. Эшмәкәрләрнең бу объектларга карата активлык күрсәтүе, каравы, гариза бирүе бик мөһим. Биналар юк кына бәягә сатыла, алар чыннан да кызыклы», – диде ул. Моннан тыш, Миңнуллина сүзләренчә, мәдәни мирас объектларын «Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум» форумында беренче тапкыр уздырыла торган инвестицион һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсе кысасында башка төбәкләр һәм илләр эшмәкәрләренә тәкъдим итәчәкләр.
– Без бөтен Россия буенча проектлар җыйдык, Татарстаннан да проектлар бар. Алар барысы да шәригать кануннарына туры килә һәм ислам финанславын кулланып тормышка ашырылырга мөмкин. Күргәзмә безгә Россиянең гаять зур инвестицион потенциалын күрсәтергә, аны ислам илләреннән килгән кунакларга ачарга мөмкинлек бирәчәк, дип саныйбыз. Бу күргәзмә аерым проектлар өчен инвесторлар табарга мөмкинлек бирәчәк, – диде Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез