Газетага язылу

«Иҗатчының тормышы Тукай премиясе алганнан соң да дәвам итә алуын исбатла әле, Лилия!»

Соңгы арада мин авылда яшим. Крестьян тормышы белән иҗат арасында салулап йөрим дә, берәр эшкә кереп китсәм, баш-аягым белән чумам һәм яңалыкларны соңлап кына ишетәм.

«Иҗатчының тормышы Тукай премиясе алганнан соң да дәвам итә алуын исбатла әле, Лилия!»
Фото: Салават Камалетдинов / Татар-информ

Бу юлы да шулай булды. Апрельне шау-гөр китерә торган Тукай премиясенә язучылар арасыннан кемнәр тәкъдим ителгәнен дә, кем алганын да белми калганмын. Премияләр мине артык кызыксындыра торган өлкә түгел инде, бүтән елларда да шулайрак була торган иде.

 

Быел да Тукай премиясенең кемгә бирелгәнен соңлап кына белдем. Белгәч, бик сөендем. Лилия Гыйбадуллинага икән. Беренчедән, бу премиянең, ниһаять, яшьләргә бирелүенә сөендем. Без яшь вакытта ук инде бу хакта сүзләр кузгатыла башлаган иде. Кайбер чакларда аны, астыртын өмет белән, үзебез дә кузгата идек бугай. «Әйе шул, бирергә кирәк шул яшьләргә!» – дип хуплаучылар күп булса да, бирү түгел, хәтта яшьләрне тәкъдим итүчеләр дә табылмады. Ә талантлы яшьләр килә торды. Буыннар алышына торды. Хәзер инде без генә түгел, бездән күпкә соңлап килгәннәрнең дә берничә буынын яшьләр дип булмый. Аларга эләкмәде. Гаепли торган нәрсә түгел инде бу, өлкәннәребез арасында да, иҗаты зур булып та, үзләре читтәрәк калган затлар бихисап иде бит. Әле дә бәлки шулайдыр. Үз вакытында бирмәгән өчен бит инде бу. «Өлкән яшьтә бит, хезмәтләре дә зур, китеп бара күрмәсеннәр», – дип өлкән яшьтәгеләргә бирәләр дә… чират тигәнче яшьрәкләре дә шул гомер чигенә килеп җитә.

 

Быел аның яшь язучыга бирелүе куаныч. Гадәттә, кеше Тукай премиясе ала да: «Булды, үз миссиямне үтәдем, җитте», – дигәндәй туктап кала. Иҗаты гөрләп торган вакытта мондый бүләккә лаек булса, ул ниләр генә эшләмәс иде!

 

Менә шул яшьләребезнең иң талантлысына, иҗат темпы да, сыйфаты да югары дәрәҗәдә булганына бирелүе – икеләтә шатлык. Лилия Гыйбадуллина – татар әдәбияты буенча үткәрелгән конкурсларның барысында да, төрле жанрларда, җиңү яулый торган әдип. Нинди бәйгедә катнашса да, җиңүче булмый калмый. Бу – үзе үк аның иҗат дәрәҗәсен, талантын билгели торган күренеш. Поэзия, проза, драматургия өлкәләрендә бер дәрәҗәдә сыйфатлы эшли ала торган язучылар бик күп булмый. Андыйларның булуы өчен генә дә сөенергә кирәк. Ә шул югарылыкны тоя һәм бәяли алу әдәбиятыбыз гына түгел, мәдәни һәм милли өлкәләрдәге җитәкчеләр өчен дә горурлык тойгысы уята.

 

Бу юлы мин Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатын, Лилия Гыйбадуллинаны чын күңелемнән котлыйм. Мондый вакытларда өлкәнрәкләр гадәттә: «Борыныңны күтәрмә...» дигән кебегрәк киңәш бирүчән. Күтәр! Талантларның борыны да югары булырга тиеш. Башын күтәрә алмаганнарның гына борыны түбәндә була. Ихластан котлыйм. Тынгысыз эзләнүләр, тиңсез табышлар, яңадан-яңа иҗат уңышлары телим. «Иҗатчының тормышы Тукай премиясе алганнан соң да дәвам итә алуын исбатла әле, Лилия!» – дип әйтәм.

 

Гадәттә, руста да, чит илләрдә дә зур премия алу ул – иҗади күтәрелешнең, танытуның беренче баскычы гына. Бөтен шау-шулар шуннан соң башлана. Бездә аз гына башкачарак: апрель буена куерган интригалар премия бирелгәннән соң тынып кала. Бу юлы алай булмас, яшь һәм талантлы әдипкә матбугат чаралары да игътибар итәр, интервьюлар оештырыр, иҗатына күзәтүләр ясар, ул бүгенге әдәбиятның йолдызына әйләнер, дип көтәм. Үз фикере булган, төпле акыллы һәм талантын иҗаты аша исбатлаган яшь ханым белән сөйләшү ниндидер артистның эчке күлмәген тикшерүдән кызыклырак бит инде. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела.

 

Талантлы яшьләребезгә булган бу игътибар очраклы хәл кебек кенә калмас, киләчәктә дә дәвам итәр, дип өметләнәм. Яшьләргә ышанырга, таянырга һәм нәкъ үз вакытында бәяләргә кирәк. Үз талантының авырлыгын һәр иҗатчы фәкать үзе генә күтәрә, үз хәлен ул үзе генә белә. Без аның өчен тик сөенә генә алабыз. Сөеник. Сөендерик. Уңышлары өчен ихлас сөенә белүчеләр дә – иҗатчы өчен бер таяныч бит ул.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре