Хәзерге вакытта Россия тарихи чор кичерә. Президент Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуда шул хакта белдергән.
“Илебез өчен, һичшиксез, тарихи булып торган бүгенге чорда гамәлләребезнең бәһасе чиктән тыш югары”, – дип басым ясап әйткән дәүләт башлыгы.
Владимир Путин сүзләренә караганда, бүгенге шартларда вак-төяк гомумән була алмый, барысы да – мөһим. Президент Премьер-министр Михаил Мишустинны һәм коллегаларын чын профессионал, Россия мәнфәгатьләренә тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдергән.