Казанда Халыкара юридик форум ачылды

Бүген Казан  федераль университетында «Хокукка хокук» дип аталган Халыкара юридик форум ачылды. Симпозиумда катнашучыларны һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

«Казан университетының  әлеге халыкара форумны уздыру тәкъдиме белән чыгуына мин бик шат, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – күп кенә танылган юристлар, хокук яклаучылар – барлыгы дүрт йөздән артык белгеч бу чарада  катнашырга теләк белдерде. Бүгенге шартларда дәүләтнең хокукларын һәм гражданның хокукларын яклау мәсьәләләре – бик актуаль тема».

Парламент җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән фәнни бергәлеккә сәламләү сүзләрен ирештерде. «Форумда күтәрелгән проблема бүгенге көндә аеруча актуаль, хокук  җәмгыятьнең һәм дәүләтнең таяну ноктасы булып тора, — дип басым ясый Президент  үз сәламләвендә, — Татарстан Республикасы һәрвакыт әлеге фикерне хуплап килде һәм хәзерге вакытта КФУга аны  популярлаштыруда һәм алга алып баруда ярдәм итәргә әзер».

«Казан университетында ике йөз елдан артык элек формалашкан юридик мәктәп аркасында Казан илебезнең хокук белеме тарихында хаклы рәвештә күренекле урын алып тора, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында, – аның күренекле вәкилләре арасында Дмитрий Иванович Мейерны, Габриэль Феликсович Шершеневичны, Андрей Андреевич Пионтковскийны, Николай Павлович Загоскинны һәм башкаларны атарга мөмкин. Бүген әлеге хокук белгечләре салган  традицияләр республиканың юридик белгечлекләре булган югары уку йортларында уңышлы рәвештә үсеш кичерә.

Юридик форумның программасы бик бай, хокукның күп кенә өлкәләренә кагыла (юридик белем, арбитраж, эшкуарлык, банкротлык, халыкара хокук һ.б.). Форумның «Хәзерге дөньяда конституция теориясе һәм практикасы» темасына мәйдан Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә һәм Россия Конституциясенең булачак 30 еллык юбилеена багышлана.

«Татарстан Конституциясенә 21 гасырның өченче унъеллыгы позициясеннән чыгып караганда шуны танырга кирәк: 1992 елда республиканың Югары Советы беренче тапкыр Россиянең яңа тарихында заман чакыруларына тулысынча җавап биргән, аерым алганда, республиканың күпмилләтле халкы теләкләрен тормышка ашырган сәяси-хокукый документ кабул итте, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – республика халык депутатларына «чиста биттән» хакимият институтлары, җәмгыять һәм граждан арасында социаль хезмәттәшлекне, республика белән федераль үзәк арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салучы кануннар эшләргә һәм кабул итәргә туры килде».

Конституциянең үзенчәлеге, парламент башлыгы фикеренчә, аның төрле милләт, дин һәм сәяси карашта булган кешеләрне берләштерә алуы, беренче тапкыр бу төбәктә яшәүче кешеләрнең фикерен исәпкә алып кабул ителүе. «Бу бердәмлек нигезендә яңа дәүләтчелекне торгызу, республиканың социаль һәм икътисадый проблемаларны хәл итүдә мөстәкыйльлеген күтәрү, федераль үзәкне төбәкләрдә хәл ителергә мөмкин булган мәсьәләләрне караудан азат итү, Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге турында чын кайгырту, аны демократик хокукый дәүләт, гомумроссия сәяси процессының реаль катнашучысы итәргә теләк бар иде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – барлык узган еллар дәвамында республика Россия Федерациясенең бөтенлеген һәм бердәмлеген, аның халыклары арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек традицияләрен ныгыту сәясәтен алып барды».

Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча Россия Конституциясенә кертелгән төзәтмәләргә аерым тукталды. «Төп Закон, теләсә нинди документ кебек үк, әлбәттә, үзгәрергә мөмкин дип саныйм, әмма ул гражданнарның үз киләчәге һәм илнең киләчәге турында күзаллаулары белән генә катгый туры килергә тиеш», – диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта ТР Конституциясенә һәм муниципаль хакимияткә кагылышлы  законнарга тиешле үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла. Дәүләт Советы Рәисе фәнни бергәлеккә дәүләтнең федератив корылыш контекстында әлеге мәсьәләләрне өйрәнүгә кушылу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе бүгенге көннең актуаль мәсьәләләренә дә тукталды. «Безнең ил катлаулы чор кичерә, әмма Россия һәрвакыт үз позицияләрен саклау һәм үз мәнфәгатьләрен яклау юлларын тапты. Хәзер бөтен җәмгыятебезне берләштерүне тәэмин итәргә, безнең бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге кабул иткән карарны хупларга кирәк, – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Казан халыкара юридик форумы эше ике көн дәвам итәчәк. Форум эшендә РФ Хөкүмәтенең югары суд инстанцияләрендә тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Барщевский, РФ Хөкүмәте каршындагы Закон һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры, РФА президенты урынбасары Талия Хәбриева, КФУ ректоры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин катнаша.

Форумның беренче көнендә чаралар Казан университеты базасында уза, иртәгә дискуссия мәйданчыклары Иннополиска күчәчәк. Программада экспертлар чыгышлары һәм мәгариф һәм фән, инновацияләр, карьера һәм бизнеска кагылышлы актуаль темалар буенча ачык дискуссияләр каралган.


Фикер өстәү