Мобилизацияләнүчеләр Казанда 1 октябрьдән хәрби әзерлек үтә башлаячак

Хәзерге вакытта солдатлар “Казан Экспо” мәйданчыгына урнаштырылган.

Татарстанда мобилизацияләнүчеләр 1 октябрьдән хәрби әзерлек узуга керешәчәк. Хәзерге вакытта хәрби подразделениеләрне формалаштыру дәвам итә. Бу хакта KazanFirst хәбәрчесенә мобилизацияләнгән офицер сөйләгән.

Хәзерге вакытта мобилизацияләүчеләр “КазанЭкспо”ның махсус әзерләнгән мәйданчыгында урнаштырыла. Хәрби әзерлек биредә үк, Казандагы полигонда үткәреләчәк.

Зәйнәгытдинов әйтүенчә, чакырылучыларның барысы да – хәрби белгечлекләргә ия булган, хәрби хезмәт узган егетләр. Аларны шул белгечлекләре буенча яки катнаш белгечлекләр буенча подразделениеләргә бүләчәкләр.


Фикер өстәү