Владимир Путин дустанә булмаган илләрнең фураларына Россия территориясе аша йөк ташуны тыярга кушкан

Владимир Путин үзенең указы нигезендә Хөкүмәткә дустанә булмаган илләрнең фураларына Россия территориясе аша йөк ташуны тыю хокукы биргән.

Европа берлеге илләре апрель ае башында Россия һәм Белоруссиядә теркәлгән йөк автотранспортының үзләренең территориясе аша йөк ташуны туктатты. Хакимияттәгеләр ул чагында, товар белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыгудан куркып, бу тыюга җавап бирмичә калган иде. Әмма озакламый Россиянең йөк ташучы компанияләре Европадагы көндәшләренең, базарда монополистка әйләнеп, бәяләрне күтәрүенә ризасызлык белдерә башлады.


Фикер өстәү