Владимир Путин: «Шактый катлаулы шартларда да без кабат Россиянең нигезендә бердәмлек ятуын расладык»

17 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путинның еллык матбугат конференциясе узды. Дәүләт башлыгы Яңа Огареводагы резиденциясеннән элемтәгә чыкты. «Мин йөкле!», «Татарстан һәм нефть», «Здунов өчен рәхмәт», «Мәхәббәттән – вакцина» – һәр журналист ил башлыгының игътибарын шундый эчтәлектәге плакатлар, сораулары белән җәлеп итәргә тырышты. Президент сорауларга ни дип җавап бирде?

2020 ел турында

Елы нинди, сораулары да шундый. Президентка дигән мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге дөньяны үзгәрткән коронавирус пандемиясенә бәйле иде. Ил башлыгы коронавирусның тормышның һәр өлкәсендә дә эз калдыруын ассызыклады. Владимир Путинга килеп ирешкән тәүге сорау елга бәя бирүгә бәйле иде.

– Ел ул һава торышы кебек – аның уңай ягы да, начар ягы да була. Тормышта да шулай. Бу ел барыбызның да телендә булган проблемага бәйле иде. Пандемиянең бөтен дөньяга тискәре йогынтысы булды. Шулай да, проблемаларның күплегенә карамастан, без аларга лаеклы, хәтта башка илләргә караганда да яхшырак итеп җавап бирдек. Эчке тулай продукт (ВВП) кимүе 3,6 процентны тәшкил итә. Бу Европа, Евросоюз илләре белән чагыштырганда азрак, – диде Президент.

Владимир Путин ил халкына рәхмәтен дә җиткерде. «Шактый катлаулы шартларда да без кабат Россиянең нигезендә бердәмлек ятуын расладык», – диде ул.

Президент коронавируска каршы массакүләм вакцинация ясатуны кирәкле дип атады һәм үзе дә, белгечләр рөхсәтеннән соң, аны ясатачагын әйтте. Дәүләт башлыгы Россия җитештергән вакцинаның нәтиҗәле булуын искәртте.

Мәгариф өлкәсе

Онлайн укыту белем сыйфатына йогынты ясаганмы?

– Онлайн белем бирү  мәңгелек түгел. Онлайн-система, бу формат укучы һәм укытучы арасындагы шәхси элемтәне алмаштырмаячак. Шул ук вакытта мәктәпләрдә дә, вузларда да онлайн белем бирү системасы үсәчәк, – диде ул. – Безнең илдә 39,9 мең мәктәп бар. Шуларның бары тик ике проценты гына онлайн эшли. Бер өлеше – катнаш системада, күпчелек өлеше гадәти режимда эшен дәвам итә. Проблемалар бар. 2021 елда Россиядә барлык мәктәпләр дә тизйөрешле интернетка тоташу мөмкинлеген алырга тиеш.

Тышкы сәясәт турында

Путин АКШның яңа сайланган Президенты Джо Байден тәҗрибәсе Россия белән мөнәсәбәтләрдә ярдәм итә аласына өметләнә.

Көнбатыш белән чагыштырганда Россия – «ак һәм йомшак». Президент әйтүенчә, Россияне агрессив ил дип санау мөмкин түгел. Хәрби чыгымнар буенча илнең дөньяда алтынчы урынны биләве – моңа дәлил.

Путин шулай ук башка ил лидерларын яхшыга һәм начарга бүлмәвен, ә алар белән Россия иминлеге һәм яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен хезмәттәшлек итүен әйтте.

Белоруссиядәге хәлләргә килгәндә, аларга эчке сәяси мәсьәләләрне, читтән катышмыйча, тыныч кына хәл итәргә мөмкинлек бирергә кирәк. Владимир Путин шулай дип белдерде. Аның фикеренчә, оппозицияне чит илдә хуплыйлар, ә моның беркайчан да яхшы тәмамланганы юк.

Гарәп дөньясы белән мөнәсәбәтләр бүгенге Россия өчен – традицион. Ил гарәп һәм ислам дөньясы белән хезмәттәшлекне киңәйтүне дәвам итәчәк, дип әйтте Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы, белгечләр рөхсәт итүгә, Россия коронавирус аркасында ябылган чикләрне ачачак, дип вәгъдә итте.

Шау-шу куптарган вакыйгалар

Президентның Хабаровск өлкәсенең экс-губернаторы Сергей Фургалга карата мөнәсәбәте белән кызыксындылар. Путин әйтүенчә, ул губернатор булган чакта сәясәтче белән яхшы мөнәсәбәттә торуын әйтте. Җинаять эшенә килгәндә, эшне ахырына кадәр җиткереп, суд хөкеменә тапшырырга мөмкинлек бирергә кирәк, дип ассызыклады.

Оппозиционер Алексей Навальный агулануына бәйле сорауга Путин бу хәлнең очына чыгарга һәм Россиянең тикшерү эше алып барырга әзер булуын әйтте.

Футболчы Артем Дзюбаның интим видеосының интернет челтәрендә таралуына Путин җавап итеп:

– Бу хәлгә спортчы эләкте, аннары башка берәү эләгергә мөмкин. Мондый вазгыять һөнәри эшчәнлеккә йогынты ясарга тиеш түгел. Танылган шәхесләргә бу яхшы дәрес, – диде.

Балалардан сораулар

Кечкенә сабыйлар да Президентка җитди сорауларын җиткергән. Мәсәлән, Курскидан Михаил: «Россияне ни өчен яратмыйлар?»–  дип кызыксынды. Тагын бер малай абыйсының «дистант»та укуына, ә үзенең элеккечә мәктәпкә йөреп белем алуына зарланды. Президент бу уңайдан белгечләрнең фикерен исәпкә алып, кушканны үтәргә киңәш итте. Тагын бер бала Президентның оныкларына нинди китаплар укуы белән кызыксынды. Ил башлыгы мисал итеп Маршак әсәрләрен китерде.

Бәхет сере

Очрашуда фәлсәфи сораулар да яңгырады. Президенттан гаилә бәхете сере, Яңа елда нинди тост күтәрәчәген сораштылар.

– Гаилә бәхете сере – мәхәббәт. Әмма бу сер түгел, – диде ил башлыгы. –   Тостка килгәндә, мин һәрвакыт бер генә теләк белән бокал күтәрәм. Ул да булса – Россия өчен!

P.S. Владимир Путин очрашуны күңелле яңалык белән тәмамлыйм дип, 7 яшькә кадәрге барлык гаиләләргә дә дәүләттән 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәген хәбәр итте.

САН

Вакыт буенча иң кыска матбугат очрашуы 2001 елда булды. Ул 1 сәгать тә 35 минут дәвам итте. Иң озын аралашу – 2008 елгы очрашу. Анда Президент 4 сәгать 40 минут буе 100дән артык журналист соравына җавап биреп өлгерде. Быелгысы якынча 4 сәгать тә 30 минут дәвам итте. 2001 елда матбугат очрашуына 500дән артык журналист аккредитацияләнгән иде. 2020 елда 700дән артык мәгълүмат чарасы вәкиле катнашты.

Чулпан Гарифуллина

Дәүләт башлыгы моңа кадәр матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуларда нинди темаларга сөйләшкән? 

18 июль, 2001 ел.Владимир Путинның иң беренче зур матбугат очрашуы. Журналистларның сораулары, аерым алганда, Хөкүмәт һәм Дәүләт Думасы эшләренә, Хәрби диңгез флотының торышына, Ленинның гәүдәсен күмүгә кагылышлы булды.

24 июнь, 2002 ел. Журналистлар ил башлыгыннан ришвәтчелек, Россиянең эчке сәясәте, НАТОның киңәюе, Чечнядагы вазгыять хакында сорашты.

20 июнь, 2003 ел. Матбугат вәкилләре белән дәүләт башлыгы партия, сайлаулар, ил хөкүмәтендәге үзгәрешләр, эре бизнесның Россиядәге тормышка йогынтысы хакында аралашты.

23 декабрь, 2004 ел.Бу матбугат очрашуы Грузия, Абхазия белән Россиянең мөнәсәбәтләре, ташламаларны монетизацияләү, төбәкләргә бәйле сораулар белән истә калды.

31 гыйнвар, 2006 ел.Мәгълүмат чаралары вәкилләре илнең эчке сәясәте, муниципаль реформа, илкүләм проектлар, демография кебек темаларга җаваплар ишетте.

1 февраль, 2007 ел. Президентка 2007 һәм 2008 елларда булачак парламент һәм президент сайлаулары, ришвәтчелеккә каршы көрәш, энергетика, Ерак Көнчыгышны үстерү, миграция проблемалары, Кавказ аръягында Россия хәрби базалары статусына бәйле сораулар бирделәр.

14 февраль, 2008 ел.Дәүләт башлыгы үзенең эшчәнлегеннән канәгать булуын, аны иң «арыткан» проблема – ришвәтчелек турында сөйләде, илнең киләчәген фаразлады.

20 декабрь, 2012 ел.Сораулар суд системасына, оппозиционерлар һәм чиновникларга бәйле җинаять эшләре, кышкы вакытка күчү кебек темаларга бәйле иде.

19 декабрь, 2013 ел. Үзәк тема булып Украинадагы хәлләр торды.

18 декабрь, 2014 ел.Владимир Путин, журналистлар сорауларына җавап биреп, илдәге икътисади хәл, Көнбатыш дәүләтләр белән мөнәсәбәтләр, Украинаның көньяк-көнчыгышындагы конфликт, сәламәтлек саклау реформалары, шулай ук Россия хакимияте һәм оппозиция арасындагы мөнәсәбәтләр темасына кагылды.

17 декабрь, 2015 ел. Сорауларның күбесе тышкы сәясәт һәм Россия икътисадына бәйле иде.

23 декабрь, 2016 ел.Путиннан төбәкләргә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт субсидияләре, дәүләт компанияләрен хосусыйлаштыру, Россия спортчылары катнашындагы допинг җәнҗаллары хакында сораштылар.

14 декабрь, 2017 ел.Журналистлар Украинадагы хәлләр, Россия банкларын санацияләү, ТКХ өлкәсендә тарифларны җайга салу, пенсия яшен арттыру кебек сораулар бирде.

20 декабрь, 2018 ел.Илкүләм проектлар, санкцияләр, төбәкләрне газлаштыру, допинг җәнҗаллар турындагы һәм башка сораулар яңгырады.

19 декабрь, 2019 ел.Путиннан Конституциягә бәйле үзгәрешләр, Ерак Көнчыгыштагы проблемалар, журналист Иван Голунов эше хакында кызыксындылар.


Фикер өстәү