Әлмәт районы хакимияте башлыгы мобилизацияләнүчеләр өчен Казанда 400 килограмм пылау әзерләгән

Бүген Әлмәт районы хакимияте башлыгы Тимур Ногманов Казан танк училищесы полигонында булды. Биредә мобилизацияләнүче якташларын сыйлау өчен 5 зур казан – 1,5 мең кешегә 400 килограмм пылау әзерләгәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га Әлмәт районы хакимияте башлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгән.

Тимур Ногманов егетләр белән аралашкан һәм аларның көнкүреш шартлары белән танышкан. Полигонда кер юу машиналары һәм кер киптерү комплексы пәйда булган. “Биредә җылы, хәтта камера “тирли”. Егетләрнең үзләре әйтүенчә, көнкүреш шартлары яхшырганнан-яхшыра”, – дигән шәһәр мэры.

Полигонда – палаткалы лагерьда коры-сару сату өчен хәтта ларек та пәйда булган. “Әмма егетләр ларекка еш йөрмәүләрен әйтә, чөнки биредә, чыннан да, әйбәт ашаталар”, – дигән Ногманов.

Шулай ук Әлмәт артистлары мобилизацияләнгән якташлары өчен концерт куйган. Баянчылар дуэты Илнур Булатов һәм Андрей Спиридонов “Любэ” җырларыннан поппури башкарган, Бибинур Маликова, “Каприсс” төркеме чыгыш ясаган.
“Килеп туган вазгыятьтә якыннарыбыз һәм туганнарыбызның, гаиләбез һәм дусларыбызның барыннан да күбрәк дулкынлануын яхшы беләбез. Алар борчыла, киләчәк өчен дулкынлана, әмма нәкъ менә аларның сабырлыгы һәм мәхәббәте – солдат өчен төп этәргеч!” – дип мөрәҗәгать иткән концертның алып баручылары солдатларга.
Мобилизацияләнүчеләргә кирәкле барлык әйберләр тутырылган биштәрләр, медиклар палаткасына – генератор да китерелгән әле.


Фикер өстәү