Министрлар Кабинетында Чистайның тарихи үзәген саклау һәм үстерү турында сөйләштеләр

Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү буенча киңәшмә уздырды. Президентның быел май аенда, Чистай тарихи үзәгендә булып, реконструкцияләнергә тиешле мәдәни мирас объектлары белән танышкан иде. Ул вакытта корылмаларны аукционнан сату бурычлары билгеләнде. Кайберләрен дәүләт программалары кысасында тулысынча тергезү планлаштырылды.

Киңәшмәдә Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов мәдәни мирас объектларында нинди эшләр башкарылуы турында сөйләп үтте. Аларның кайберләре инвесторларда кызыксыну тудырган. Кайбер объектлар буенча конкурс документларын әзерләү эше алып барыла. Эдуард Хәсәнов инвесторларга тергезү эшләрен ике елдан биш елга кадәр җиткерү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов, реставрацияләү вакытын арттыру өчен, билгеле бер шартларның үтәлергә – корылма фасады һәм түбәсенең беренче өч ел эчендә төзекләндерелергә тиешлеген искәртте.

Чистай башкарма комитеты җитәкчесе 10 тарихи объектның шәһәр өчен мөһим булып танылуын билгеләп үтте. Моннан тыш йортларны сүтүгә мораторий билгеләнгән: бу эш фәкать шәһәр төзелеше комиссиясе белән килештереп кенә хәл ителергә тиеш. Кайбер корылмалар буенча дәүләт тарихи-архитектура экспертизасын үткәрү таләп ителә. Рөстәм Миңнеханов 1 апрельгә кадәр кирәкле барлык документларны әзерләргә, шул исәптән экспертизалар үткәрергә һәм килештерергә кушты.

Киңәшмәдә катнашучылар Чистайда пассажирлар пристанен төзү мәсьәләсен дә карады. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры әйтүенчә, моның өчен кирәкле барлык документлар, шул исәптән экспертиза әзер. Татарстан Президенты, туристлар күбрәк җәлеп итү өчен, Чистайга пристань төзүнең кирәклеген искәртте. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, шәһәрдә туристлык хезмәтләрен үстерү, туристларга шартлар тудыру өчен, эшмәкәрләрне күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Аның сүзләренә караганда, Чистай туристларны җәлеп итү ягыннан Алабугадан калышмый. Президент шулай ук глэмпинг (сәяхәтчеләргә чатырлар кору) мөмкинлекләреннән файдалануны тәкъдим итте.


Фикер өстәү